Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Милли хәзинә сакланган җирдә... (Россиядә китапханәләр көнен билгеләп үттеләр)

Районыбызның бай китап фонды булган үзәк китапханәнең тарихы 1930 елдан башлана. Шушы вакыт эчендә китапханәчеләрнең ничәмә ничә буыны алмашынган, китапханәләр аша күпме укучы узган, күпме китап, газета-журнал укылган.

       Күпме китап укучыларыбыз үзләренә рухи азык, белем алган, күпме кешеләрнең тормышында китап зур  ярдәмче булган,  тормыш юлында адашканнар  китаплардан  яшәргә көч тапкан.     
       Хәзер китапханәгә яңа укучылар, яңа буын килде, китапханәбез дә элеккесеннән күпкә аерыла. Бүгенге көндә ул – замана таләпләренә җавап бирүче биналарның берсе, районыбызның 33 китапханәсен берләштерә. 321 мең 381 данә китап, газета-журнал һәм аудиовизуаль материаллардан торган китап фонды – район халкының милли хәзинәсе. Китап укучылар саны 18 меңнән артып китте. Район үзәк китапханәсе халыкка модель китапханә буларак хезмәт күрсәтә. Ул әлеге яңалыкка таянып җиһазландырылган, компьютерлар белән тәэмин ителгән, интернет челтәренә тоташтырылган, рәхәтләнеп ял итү, табын артында фикерләшү мөмкинлеге тудырылган. Укучыларга өй эшләрен эшләргә, кирәкле мәгълүматны китаплардан яисә интернеттан табу да уңайлы. Китапханә хәзер ял көннәрсез, кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшли.
        Бездә хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәле системасы да булдырылды. 
       Фондлар автомат рәвештә АКМС(автоматлаштырылган китапханә мәгълүмат системасы) “Руслан” программасы аша исәпкә алына һәм эшкәртелә. Китапханәчеләр кулланучыларга тиешле мәгълүматны компьютер технологияләре ярдәмендә, электрон хезмәт күрсәтү, китапларны электрон формулярлар аша бирә башлау юнәлешендә эш алып баралар. Китапханәдә мәгълумати-хокукый үзәк (центр правовой информации) эшли, хокук белемнәрен нигезле үзләштерү өчен электрон белешмә-хокук базасы “Консультант-плюс” куелган. Болар барысы да китап укучыларга  тиешле мәгълүмат һәм белем алуның сыйфатын яхшырту максатыннан эшләнде.
Укучыларның китапка, мәгълүматка булган ихтыяҗын канәгәтьләндерү максатында берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч чаралар үткәрелә, клублар эшли, хезмәткәрләр төрле бәйгеләрдә, проектлар төзүдә актив катнаша. 
Республикабызның танылган язучылары, күренекле кешеләре – китапханәбезнең даими кунаклары. Якташ язучыларыбыз белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Һәрбер язучының яңа чыккан китабын көтеп алып, төрле масса чаралары аша аларны халыкка җиткерергә тырышабыз. 
       Китапханәгә укучыларны күбрәк тарту, әдәбиятка кызыксыну уяту максатында яңа ысуллар кулланабыз. Мәсәлән, “Кунакчыл йортта кунак бар” дип исемләнгән библиокич, яшь буынны татар эстрадасы артислары белән якыннан таныштыру, укучыларда сәнгатькә мәхәббәт уяту максатында “Йолдызга ун сорау” исемле кичә, “Могҗизалар кыры” һ. б.
       Балалар китапханәсе мәктәпләр, балалар бакчалары белән хезмәттәшлек итә. Аның үзәк китапханә бинасында урнашуы ике буын китап укучыларына зур уңайлыклар тудыра. Балалар әти-әниләре, әби-бабалары белән бергә китапханәгә йөри алалар. Өлкәннәр үзләренә китап сайлаган арада, балалар китапханәче апалары белән китаплар карыйлар, газета-журналлар белән таныштыралар. Кече яшьтәге балаларга иганәчеләребез мавыктыргыч уеннар да бүләк итте.
       Авыл китапханәләре, җирлекләрдәге мәдәният йортлары, мәктәпләр белән бергәләп, бик күп мәдәни чаралар үткәрәләр. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан ай саен бер авыл китапханәсендә семинар үткәрелә. Ел ахырында, китапханәчеләрнең эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, урыннар билгеләнәчәк, рейтинг чыгарылачак. Халыкның аң-белемен арттыру, аларның күңеленә рухи нур өстәү өчен китапханәчеләребез, алга таба да бердәм булып, бар тырышлыкларын куеп эшләр дип ышандырабыз.

       Айсылу Мадьярова, 
МБМУ «Үзәкләштерелгән китапханә” директоры.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев