Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Михнәтле балачак

Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын челпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның балачаклары булмаган да диярлек, чөнки алар – сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз очрашканнар. Тик никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Күңелләрендә бер генә теләк: "Сугышлар кабатланмасын".

Әнкәем Гаянова Мәгъдәния дә – сугыш чоры баласы. Ул 1936нчы елның 16 октябрендә Татар Бүләре авылында туган. Әтисе Әхмәтгаян Искәндәров колхозчы, совет властена кадәр Актаныш районы Чуракай авылы мәдрәсәсендә дини белем алган, авылда мулла булып та йөргән. Урта хәлле булганнар, сыер тотканнар. 1939 елда, үз сыерларын суеп сатканга "спекулянт" тамгасы тагып, төрмәгә җибәрәләр, әбекәйне ике баласы белән өеннән куып чыгаралар, бик кечкенә өй бирәләр. Шул китүдән бабыкай 1946 елның декабрь аенда гына кайта. Сугыш башлангач, аны төрмәдән сугышка җибәрәләр, сугышның барлык авырлыгын күреп, Япониядә дә булып, иң соңыннан кайта ул. 
Сугыш башланганда әнкәйгә дүрт кенә яшь була, ә абыйсы Муллагаянга – 11 яшь. Сугыш елларында колхоздагы авыр эшләрне балаларга эшләргә туры килә. Әнкәй абыйсының малларны ашату өчен басу кырыйларыннан урак, чалгы белән печәнгә яраклы яшеллек җыюларын искә ала. Тамаклары ачса, ат кузгалагы, чыпчык кузгалагы, башак уып ашаганнар, аны әбекәй белән әнкәйгә дә алып кайтканнар. Уфалла арбасы белән печән ташу, урманнан утын алып кайтулар аңа яхшы таныш, абыйсына ияреп әнкәй дә барган. Тауга этеп меңгерүләр, таудан тыя алмыйча арба алдыннан йөгерүләр – балачак мизгеленең бер өлеше генә. 
Бөтен авырлык әбекәебез Бәдрикамал Искәндәрова җилкәсенә төшә. Сугыш елларында тавыклар карый ул, аз булса да, йомырка, ит эләгә. "Без шуңа гына исән калганбыздыр", – ди әнкәй. 7-8 яшьтән әнкәйгә дә эшкә әйтә башлыйлар. Бәләкәй генә килеш ындыр табагында ашлык иләүләр, яфрак җыюлар, яшелчә бакчасында чүп утау, сарык көтү, су ташу, өлкәннәр белән ашлыкка барулар үзәгенә үтеп калган. 
– Әткәй фронттан хатларны күп язды, берсе килмәсә, берсе килер, дип язган ул аларны. Ут эчендә, окопларда язылган солдат хатларының никадәр кадерле булуын белеп үстек. Өчпочмаклы, ак, зәңгәр яки ал конвертлы, читенә кыр почтасының номеры куелган штемпель сугылган хатлар әле дә күз алдында тора. Әллә ничә төрле карандаш, әллә ничә төрле кара белән язылган иде алар. Шул хатларны кулдан-кулга йөртеп, әллә ничә тапкыр укып чыга идек. Хатларның кайсын гына алсак та, алар җиңүгә ышаныч белән язылган иде. Авырлыкларга карамастан, әткәй, җылы сүзләр табып, безне һәрвакыт җиңүнең киләсенә ышандырды. Хатларында сугышчан иптәшләре хакында да язды. “Сугышта тәмәкене солдатлар үзләренә ашарга биргән паекка алыштыралар, тартмауның һәм эчмәүнең файдасы тиде”, – дип язган ул бер хатында. Бабыкай дини булгач, тәмәке тартмаган, эчмәгән. 
– Көннәребез яз җитүен көтеп үтә иде. Кыш айлары бик озак барган кебек тоелды. Яз көне җир ачыла, кар эри бит. Басудан, сөенә-сөенә, черек бәрәңге ташый торган идек. Аны тапсаң, зур бәхет инде. Аннан соң калган башак башлары эзли торган идек, әнкәй аларны ашка салып пешерде. Җәй җиткәч, ачлыктан кычыткан, балтырган коткарып калды. Алабута орлыгыннан пешкән ипи шулкадәр ачы була иде, тәме авызда әле дә саклана кебек. Барлык хатирәләр искә төшә дә: “Әй Аллаһым, нинди көндә яшәгәнбез! Ничек түзгәнбез, каян сабырлыклар алганбыз! дим”, – дип, ачынып, күз яшьләре белән сөйли әнкәй. 
Кыш көннәрендә өч хуҗалык – әбекәйнең сеңлесе Шәмсесорур, килене Фәрхикамал апалар белән бер өйдә торганнар. Кипкән сыер тизәген ягып, өйне җылытканнар. Өйнең түбәсендәге салам да ягылып беткән. 
Кичләрен, өйдә лампа яндырыр алдыннан, тәрәзәләрне томалап куйганнар. Юынырга сабыннары булмаган, авылда кара мунча берничә генә булган. Кешеләрнең тәнен – бет, корчаңгы, күзләрен трахома баскан. Күпләрнең өйләренә таракан, борча, кандала тулган. Әбекәй утын, салам көленә су салып тондырган, аннан соң ләгәнгә утыртып әнкәйләрне юындырган. 
Сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда күргәннәрен әнкәй бүген дә төгәл хәтерли, елларын, көннәрен ялгышмый атап сөйли, күңелендә сакланып калганны тагын бер кат яңарта – безгә, бездән соң килүче буынга гыйбрәт һәм сабак өчен. Бүгенге матур тормыш өчен ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез. Аларның батыр хезмәтен беркем дә онытырга тиеш түгел. 
Гөлнур Салихова. 
Тат. Бүләр. 
Фото – авторның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев