Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Михайловкада зур үзгәрешләр бар

Михайловка авыл җирлеге Митхайловка һәм Элемтә авылларын берләштерә. Бүген җирлектәге 242 хуҗалыкта 641 кеше яши.

Михайловка җирлеге территориясе һәм кеше саны буенча зур авыл җирлекләре исемлегендә йөрмәсә дә, соңгы елларда биредә шактый үзгәрешләр күзәтелә: узган ел Элемтә авылында өр-яңа мәчет салынды, юллар ремонтлана, авыллар чистара, төзекләнә бара.

Республика программаларының гамәлдә булуы, җирлек халкыннан җыелган салым акчалары җирлекләрдәге озак еллар чишелмичә яткан мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юлламасында болай дигән иде:

– Гражданнар башлангычларына нигезләнгән проектларда халыктан кергән 1 сумга республикадан 4 сум бүлеп бирүгә корылган инструменттан файдалану уңай нәтиҗә бирә. Гражданнарны җирлек әһәмиятендәге мәсьәләләрне шушындый юл белән хәл итүгә тарту эше Мөслим, Арча, Балтач, Кукмара районнарында яхшы оештырылган. Әйтергә кирәк, программаны гамәлгә ашыра башлаганнан алып бюджет хисабына финанслау, гомумән алганда, 2 миллиард сумнан артып китте. Шушы акчага яңа юллар, күперләр, балалар һәм спорт мәйданчыклары, халыкка кирәкле башка объектлар төзелде. Без бу эшне дәвам итәчәкбез.

Чыннан да, бернинди финанс чыгымы каралмаган иң авыр мәсьәләләрне хәл итү өчен салым акчалары һәм республикадан бирелгән субсидия җирлекләрдәге күп проблемаларны хәл итәргә зур ярдәм булды. Бүген эшләргә дә, башкарган хезмәтеңне халыкка күрсәтергә дә мөмкинлек бар.

– Соңгы елларда бер Михайловка авыл җирлегендә генә дә 5 км озынлыгында юллар ремонтланды. Быел Гагарин, Ленин, Совет урамнарында барлыгы 510 метр озынлыгында юллар төзекләндерелде. Узган ел халык җыенында Михайловка авылы зиратына юл ясау мәсьәләсе күтәрелгән иде. Бу проблема да уңай хәл ителде, “Мост” оешмасы зиратка гравий өслекле юл салды. Бу эш өчен 600 мең сумнан артык үзара салым акчасы тотылды. Җирлек күләмендә үткәрелгән өмәләрдә, халык ярдәме кирәк булганда авылдашларыбыз бик теләп булышалар, рәхмәт аларга, – ди Михайловка авыл җирлеге башлыгы Роберт Исламов.

Җәйге һәм кышкы чорларда юлларны чистарту, карау өчен дә үзара салым акчалары кулланыла. Хәзер ел фасылының нинди генә вакыты булуга карамастан, җирлек урамнарына керергә мөмкинлек бар. Авыл урамнарын яктырту буенча да күп эш башкарылган. Барлыгы 66 ноктада светодиодлы лампалар куелган, тагын 5 ноктада лампалар яңартылачак.

Салым акчалары җирлекләрдә чисталык тәэмин итү өчен дә зур ярдәм булып тора. Кайчандыр кешедән дә биегрәк булып чүп үләннәре үскән урамнар бүген чисталыгы белән аерылып тора. Михайловкадагы шактый еллар ташландык яткан мәйданда бүген ял паркы ясыйлар. Бу эш өчен 550 мең сум күләмендә финанс чыгымнары кулланылган.

Әйе, җирлекләребез көннән-көн төзекләнә, яңара бара. Авыл халкы да бүген салым акчаларының файдасын, ярдәмен үз җирлекләре мисалында ачык күрә. Шуңа да ноябрь аенда узачак референдумда да райондашларыбыз актив катнашыр, дигән ышанычта калабыз.

Фәридә Гайнетдинова.

 

Михайловка авыл җирлеге Митхайловка һәм Элемтә авылларын берләштерә. Бүген җирлектәге 242 хуҗалыкта 641 кеше яши. Авыл халкына урта белм бирү мәктәбе, балалар бакчасы, авыл мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, почта бүлекчәсе хезмәт күрсәтә. 2 фермер хуҗалыгы эшли. Алар җирлектә яшәүче 17 кешене эш урыны белән тәэмин иткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев