Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәмгыятьне таркатучы тутык

Бүген коррупциягә каршы көрәшкә һәм аны кисәтү чараларын камилләштерүгә аеруча игътибар бирелә.

Коррупциягә билгеләмә беренче тапкыр 2008 елда кабул ителгән “Коррупциягә каршы тору турында”гы Феде­раль законда бирелә. Анда әйтелгәнчә, коррупция ул – хезмәт урыныннан, вәкаләтләрдән явызлар­ча файдаланып, ришвәт бирү, ришвәт алу, коммер­цияле сатып алу, яки ва­зифаи хәлдән җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы килеп, акча, кыйммәтле әйбер, башка төрле мөлкәт рәвешендә файда алу мак­сатында куллану, яки са­нап кителгән хәрәкәтләрне юридик зат исеменнән яисә аның мәнфәгатьләрендә файдалану дигән сүз.

Район башлыгы ярдәмчесе Бәдретдинов Наил Әхтәм улы белән җирлектә коррупциягә каршы барган эшчәнлек ту­рында сөйләштек.

– Наил Әхтәмович, коррупциягә каршы эшчәнлекнең нигезен нәрсә тәшкил итә?

Районыбыз республи­када тормышка ашырылу­чы барлык милли програм­маларда катнаша. Аларның мөһимлеген аңлаган хәлдә, бүген коррупциягә каршы көрәшкә һәм аны кисәтү чара­ларын камилләштерүгә аеру­ча игътибар бирелә. Власть ор­ганнары эшчәнлегенең ачык бу­луы, коррупциягә каршы тору процессына гражданнарны да җәлеп итү эшчәнлекнең ниге­зен тәшкил итә. Гадел, намус­лы, законнарны үтәүгә уңай караштагы яшьләр тәрбияләү, җәмгыятьтә коррупциягә кар­шы тискәре атмосфера форма­лаштыру бурычы тора.

– Коррупциягә каршы эшчәнлек программасы үз эченә нинди юнәлешләрне ала?

– Җирлегебездә коррупциягә каршы эшчәнлек “2015-2023 ел­ларга Мөслим муниципаль рай­онында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” му­ниципаль программасы кысала­рында башкарыла. Үз чиратын­да бу программа “2015-2023 ел­ларга Татарстан Республикасын­да коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” дәүләт про­граммасына нигезләнә.

Муниципаль программа коррупциягә каршы районның норматив-хокукый актларын эшләүне, коррупция һәм баш­ка хокук бозуларны булдырмау буенча җирле үзидарә орган­нары подразделениеләренең нәтиҗәле эшчәнлек алып ба­руын күздә тота. Муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль вазыйфалардагы затларның, тормыш иптәшләренең һәм аларның балигъ булмаган балаларының керемнәре, чы­гымнары, милекләре һәм ми­лек характерындагы бурычлары турындагы мәгълүматларның дөреслеген һәм тулылыгын му­ниципаль хезмәт турындагы законнар таләпләрен саклап тикшерү дә коррупциягә юл куймау өчен эшләнә. Комиссия эшчәнлекләре дә ачык булыр­га тиеш.

– Коррупциягә каршы көрәш максатында нинди эшләр башкарыла?

– Хастаханә, мәгариф идарәсе, мәдәният һәм яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлекләре, район Башкарма комитетының инфраструк­тур үсеш бүлегенең һ. б. оешма- учреждениеләрнең коррупция­не булдырмау буенча эшчәнлеге даими игътибар үзәгендә. Дәүләт (муниципаль) хезмәтләр күрсәткәндә властьның баш­карма органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан бу хезмәтләрне күрсәтүнең ад­министратив нигезләре үтәлүе шарт. Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар (эш, хезмәт) сатып алуны башкарган­да коррупцияне булдырмауга юнәлтелгән чаралар тормышка ашырыла. Шул исәптән башка­рылган сатып алуларның, сатып алуларда катнашучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү бу­енча чаралар да – алар ачык һәм һәркем аларны күрә ала.

Балалар бакчаларына бала­ларны урнаштыру электрон чи­рат нигезендә башкарыла. Бу чират саклансын, чираттан ни­гезсез күчерүләр булмасын өчен эшләнә. Ай саен “Электрон бала­лар бакчасы” мәгълүмат систе­масында мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрен комплектлау эше мониторин­глана.

– Гадел, намуслы яшьләр тәрбияләүгә яшьләр оешмала­ры үзләре нинди өлеш кертә?

– Коррупция – социаль як­тан куркыныч, җәмгыятьне какшатучы күренеш. Һәм җәмгыятебезнең бер өлеше булган яшьләр коррупциягә каршы көрәштән читтә кала алмыйлар. Мәгариф идарәсе, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге белгечләре тарафыннан ел дәвамында шушы темага ка­гылышлы сыйныф сәгатьләре, викториналар оештырыла, аларга хокук саклау органна­ры хезмәткәрләре дә чакыры­ла. “Без – коррупциягә каршы” темасына волонтерлар отряды катнашында төрле акцияләр үткәрелә.

– Төрле өлкәләрдә корруп­ция күренешләрен булдыр­мый калу өчен нәрсә эшләргә соң?

– Узган айда район башлы­гы рәислегендә коррупциягә к а р ш ы эш ч ә н л е к н е координацияләү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үтте. Анда район прокуратурасы, полиция бүлеге һәм оешма- предприятиеҗитәкчеләре кат­нашты. Утырыш нәтиҗәләре буенча карар кабул ителде. Шуларның берничәсе: дәүләт һәм муниципаль учреждение җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре коррупцион тәкъдимнәр керүе хакында кадрлар аппараты­на вакытында хәбәр итәргә бу­рычлы; коррупцион юнәлештәге күренешләргә каршы чыгарга, аларны булдырмау юнәлешендә эшләргә. Дәүләт һәм муници­паль ихтыяҗлар өчен товар­ларны, эшләрне, хезмәтләрне сатып алуны закон нигезендә башкарырга, мәгълүматны ти­ешле вакытында гомумроссия рәсми сайтында урнаштырырга.

Дәүләт һәм муниципаль объ­ектларында төзү, ремонт, рекон­струкция эшләре үткәргәндә аңа йогынты ясардай структуралар­ны җәлеп итмәскә, төзелеш ма­териалларына бәяләр артуны һәм башкарылачак эшләрнең күләмен арттыруны булдыр­маска, эшләрне башкаруны контрольдә тотарга кирәк. Эшне кабул итеп алганда сыйфаты­на игътибар итү, кимчелекләр ачыкланган очракта гарантия нигезендә аларны бетерү чара­ларын күрү шарт.

– Җир кишәрлекләре белән бәйле мәсьәләләрдә дә кор­рупция күренешләрен бул­дырмау мөһим. Бу юнәлештәге эшчәнлек хакында нәрсә әйтерсез?

– Җир кишәрлекләрен һәм милекне арендага һәм милеккә бирү бары тик закон һәм баш­ка норматив-хокукый акт­лар нигезендә генә башкары­ла. Билгеле сәбәпләр арка­сында варислар дәгъва итә ал­мый торган милек (вымороч­ное имущество) варислары җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү буенча мөрәҗәгать иткәндә өземтәләр бары тик хуҗалык кенәгәсе нигезендә генә бирелә. Субсидияләр алу өчен доку­ментлар да закон таләпләре нигезендә генә бирелә.

Дәүләт һәм муници­паль хезмәтләр порталы – коррупциягә каршы көрәштә нәтиҗәле инструмент. Әлеге порталлар халык өчен бик уңайлы. Алар ярдәмендә дәүләт һәм муниципаль власть органнарының һәр карары җәмгыять тарафыннан анализ­лана һәм бәяләнә ала, карар­ларны кабул итү процедурасы үтә күренмәлегә әйләнә. Дәүләт, муниципаль органнарның һәм җәмәгатьчелекнең берләшеп хәрәкәт итүе – коррупция күренешләрен булдырмауның һәм ачыклауның нигезе.

Мөнирә Арсланова.

Динар Минһаҗев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев