Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгълүмат бирергә тиеш

Президент “Коррупциягә каршы көрәш турында”гы Федераль законның 121 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль законга кул куйды. Федераль закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2019нчы елның 16 июлендә кабул ителде һәм 2019нчы елның 23 июлендә Федерация Советы тарафыннан хупланды.

Федераль закон үз вәкаләтләрен даими булмаган нигездә башкаручы авыл җирлекләренең вәкиллекле органнары депутатларының керемнәрен декларацияләү тәртибен гадиләштерү юлы белән җирле үзидарә үсешенә булышлык итү максатыннан эшләнде. Федераль законда каралганча, мондый зат депутат булып сайланган көннән дүрт ай эчендә үзенең, тормыш иптәшенең һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, милке һәм милек характерындагы бурычлары турында мәгълүматлар бирергә тиеш. Алга таба мондый мәгълүмат отчет чорында гомуми суммасы бу затның яисә тормыш иптәшенең отчет чоры алдындагы өч еллык кеременнән арткан күчемсез милек объектлары, транспорт чаралары, кыйммәтле кәгазьләр, акцияләр сатып алганда гына бирелә. Отчет чоры дәвамында мондый гамәл башкарылмаган очракта депутат бу хакта законда билгеләнгән тәртиптә Россия Федерация субъектының югары вазыйфадагы затына хәбәр итә.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев