Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәңгелек йортларга социаль объект дип карыйк

Май ахырында районның иҗтимагый советы рәисеннән һәм район ветераннар советы президиумы әгъзаларыннан торган комиссия авыл зиратларының торышын карады. Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов белән әңгәмәбез мәңгелек йортларның бүгенге торышы турында.

– Илгиз Хафизович, соңгы 5-6 елда районда зиратларда тәртип булдыру мәсьәләсе – игътибар үзәгендә. Районкүләм җыелышларда, авыл җыеннарында бу хакта сөйләшүләр алып барыла, конкрет бурычлар куела. Әлеге сөйләшүләрнең нәтиҗәсе бармы? 
– Гомумән алганда, бүгенге көндә күпчелек авыл зиратларының торышы канәгатьләнерлек, ә кайберләренеке – үрнәк булырлык. Сүземне дәлилләү өчен аерым мисалларга тукталасым килә. Соңгы вакытта Әмәкәй авыл җирлегендә зиратларны агач-куаклардан арындыруга, чистартуга игътибар арта төште. Алдагы елларда биредә халыкны туплый алмый интегәләр иде. Ике авылда да зиратларның торышы өчен җаваплылык ветераннар советы рәисләренә йөкләнгән. Һәм, әйтергә кирәк, җирлек башлыгы, ветераннар советы рәисләре, авыл активы халыкны бу изге эшкә туплый алган. Ветераннар советы рәисе Фирдәвис Газетдиновның әйтүенә караганда, 2-3 май көннәрендә Әмәкәй авылы зиратында үткән өмәләргә көн саен 80шәр кеше килгән. Иске Әлмәт авылында да халык активлык күрсәткән. Нәтиҗәдә шактый эш башкарылган, зиратларның йөзе ачылган. Эшлисе дә бик күп әле. 
Алдагы елларда Бүләк авылы зиратының торышы турында тәнкыйть фикерләре әйтелгән иде. Быел анда шактый эш башкарганнар. Зиратны карау өчен җаваплы кеше билгеләнгән. Чистарту, агач-куаклардан арындыру эшләрендә читтә яшәүче бүләклеләрнең дә өлеше зур булган. Без барган көнне зиратның ихатасын әйләндереп, капкасын куялар иде. 
Баланлы авыл җирлегенә караган Шуганка авылы зираты төзеклеге, чисталыгы белән аерылып тора. Зираттагы тәртип өчен ветераннар советы рәисе Фәхразый Нәүшиев җаваплы. Ул үз тирәсенә авыл активын туплый алган. Инициатив төркем бүгенге көндә зиратның коймасын яңарту эше белән мәшгуль. 
Крәш. Шуран авыл җирлегендә матур яңалыклар күрдек. Беренчедән, барлык авылларда да зират өчен җаваплы кешеләр билгеләнгән. Ташъелгада зират йорты күпләр өчен үрнәк булырлык. Бар кирәк-ярак тәртипләп урнаштырылган. Шунда ук сәдака өчен сейф булдырылган. Рус Шуган авылы зиратында да соңгы елларда күп эш башкарылган: капка, койма эшләнгән, зират эчендә дә тәртип. Марилар яшәгән авылларда да зиратлар каралган, тәртип булуы күзгә ташлана. Мари Бүләр зиратының алгы ягы профнастил белән әйләндерелгән. Тат. Бүләрдә дә мәңгелек йортны тәртипкә китерүгә ныклап керешкәннәр. Киләчәктә ихатасын әйләндереп алырга ниятлиләр. 
Уңай күренешләр белән бергә күңелне тырнап торганнары да бар. Әйтик, Яңа Сәет, Симәк, Иске Чакмак, Сөякәй авыл зиратларын чистартуга, агач-куаклардан арындыруга зуррак игътибар бирәсе бар. 
– Илгиз Хафизович, илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга әзерләнә. Бу уңайдан зиратларда ниләр эшләнә? 
– Без моңа кадәр Түреш авылы зиратында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә һәм кайткач җирләнүчеләр хөрмәтенә зират йортына стендлар ясап кую турында сөйләгән идек. Бөек Ватан сугышында катнашып, авыл зиратларында җирләнүчеләр хөрмәтенә исемнәре язылган мәрмәр яки гранит таш куелган. Ул капканы кергәч тә күренеп тора. Бу – бик яхшы башлангыч. Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына әзерлек чорында башка авыл зиратларында да сугыштан кайтып вафат булганнар истәлегенә ташлар куелса, бик яхшы булыр иде. Аларның кайберләре сугыштан кайткач та авыр яралардан вафат булган. Бүген инде каберләре дә билгеле түгел. 
– Зиратларның эчке өлеше генә түгел, аларга илтүче юллар да карап, төзекләндереп торуны сорый бит әле. 
– Без моңа кадәр Баек авыл җирлегенә керүче Дусай зиратына гравий юл салынуына сокланган идек. Тойгелде авыл җирлегендә дә бу юнәлештә зур эш башкарылган. Узган көздә Ташлыяр авылы зиратына – 700 метр, Игенче авыл зиратына 200 метрга якын озынлыкта гравий юл салынган. Барлык авыл зиратлары да (җирлектә алар дүртәү) профнастил койма белән әйләндереп алынган. 
Шул ук вакытта кайбер авыл зиратларына язгы-көзге пычракта бару, җеназа уздыру зур проблема булып тора. Киләчәктә аларда да халыктан җыелган үзара салым акчасына юл салынса, яхшы булыр иде. 
Бер уңайдан зират коймалау мәсьәләсенә дә тукталасы килә. Шактый авылларда алар профнастил белән әйләндереп алынган, кайберләре эретеп ябыштырылган (сварной) сетка белән эшләнгән. Мөмкин булса, алдагы елларда бу эшкә чыгымнарны арттырырга иде. Безгә калса, аларны төсле металл штакетник белән эшләү яхшы булачак. Ул ныклыгы белән дә, матурлыгы белән дә күпкә өстенрәк. 
– Ни кызганыч, җирлегебездә беткән авыллар да бар бит әле. Аларда зиратлар торышы ничек? 
– Андый авыллар һәр җирлектә диярлек бар. Кырынтау, Үрнәк, Ирекле, Егоровка авыл зиратлары – тулысынча, Покровка авылыныкының алгы өлеше коймаланган. Башка юкка чыккан авыл зиратлары да игътибардан читтә калмасын иде. Һич тә булмаса, дүрт почмагына да багана утыртып язып куярга кирәк. Аларны ташландык хәлгә җиткерү безнең тарафтан әхлаксызлык булыр. 
Гомумән, зиратларда чистарту-төзекләндерү эшләре сезонлы гына булмаска тиеш. Бүген дә аларда эш җитәрлек. Кайбер авыл зиратларының капка төбендә чүп өемнәре каршы ала. Бу мәсьәләдә дә халык белән эшлисе бар, чистарткан чүпне капка төбенә өйдермичә, башка юлларын табарга кирәк. Хәзер чүп үләннәренең интенсив үсеш вакыты. Зиратларны кычыткан, билчән, алабута баса. Июль башыннан да соңгы калмыйча, аларны чабуны оештырырга кирәк. Алдагы елларда куак үсентеләренә каршы көрәшне дә көчәйтәсе бар. Кыскасы, җәмәгатьчелекнең игътибарын зиратларга социаль объект буларак юнәлтергә кирәк. 
Әңгәмәдәш – Әлфинур Ногманова. 
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев