Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәңгелек тема

“Картаймагыз әле, ветераннар!” клубының чираттагы утырышы соңгы юлга озату, зиратлар торышы турында иде. Әйе, адәм баласы туа, яши һәм гомер көзенә җитә. Клубның исеме картаймаска өндәсә дә, иртәме-соңмы барыбыз да бакыйлыкка күчәчәк. Олыгайган саен адәм баласы бу хакта ешрак уйлый, мәңгелек йорт турында кайгырта башлый. Мәңгелек темага кагылышлы сөйләшүдә сораулар, фикер-тәкъдимнәр дә күп булды.

Караш төрлечә
Зиратлардагы тәртип мәсьәләсе соңгы берничә елда район җитәкчелеге, ветераннар советы һәм иҗтимагый совет дәрәҗәсендә контрольдә тотыла. Махсус комиссия язын-көзен зиратлар торышын карап чыга. Авыл җирлекләре исә, өмәләр үткәреп, зиратларны әйләндереп алу, карт агачлардан, чүп үләннәреннән арындыруны кайгырта. Күп урыннарда зират тәртипләре язылган стендлар булдырылды. Мәңгелек йортларга социаль объект статусы бирү турында да сүз бара. Ләкин урыннарда каберлекләргә караш та төрлечә әле. Гомуми кагыйдә-тәртипләргә буйсынырга теләмәүчеләр дә табылып тора.
Кайчан кем башлап җибәргәндер: зиратлар бермәл кара урманны хәтерләтә башлады. Еллар үтү белән, агач-куаклар үрчеп, каберлек аралары үтеп йөри алмаслыкка әйләнде. Бүген күп урында шул агачлардан арынырга тырышалар. Америка чаганнарыннан, сирень, кыргый чия куакларыннан алай тиз генә котыла торган түгел шул. Бүгенге буын, үткәннәр хатасын аңлап, кабер өсләренә агач утыртмас, шәт.
Зират әдәпләре
Утырышта зират әдәпләре турында районның имам-мөхтәсибе Расыйх хәзрәт Каюмов сөйләгәннәрдән:
– Зиратка тәһарәт алып барырга кирәк. Ике рәкәгать нәфел намазы укып бару савап булыр иде.
Әрвахлар рухына “Ясин”, “Тәбарәк”, “Ихлас”, “Фәлакъ”, “Нәс” сүрәләре укыла.
Каберләрне чистартканнан соң, чүбен зиратта өеп калдырырга ярамый.
Кабер өстенә басу яки утыру рөхсәт ителми. Ялгыш басылган икән, күп тапкыр “Әстәгъфируллаһ”ны әйтеп, тәүбә итү сорала.
Мәрхүмнәргә таш кую мәсьәләсе аерым игътибар сорый. Таш бу кабердә кем ятуын белү өчен мәетнең баш очына куела. Ләкин алар 40 сантиметрдан да биек булмаска тиеш. Ташка сурәт ясатудан сакланырга кирәк. Сурәт булган җиргә фәрештәләр килмәс. Инде куелган икән, сурәтләрне бетерү ягын карарга кирәк. Юкса, әрвахларыбыз газапта булыр. Ташка Коръән кәлимәсе яки Аллаһ исемнәрен язу рөхсәт ителә.
Кабер өстенә ясалма чәчәк, венок кую да чиргә әйләнде. Алар бик тиз бозыла һәм чүпкә әйләнә. Чәчәк алу өчен киткән акчаны берәр мохтаҗга хәер итеп бирсәң, файдалырак булыр иде.
Расыйх хәзрәт мәетләрне юу, күмүгә кагылышлы йолаларны да искә төшерде. Аның сүзләренә караганда, кайбер авылларда бу өлкәдә динебезгә каршы килүче бидгать гамәлләр дә очрый икән. Әйтик, кайберәүләр, сорау алганда җиңел булыр дип, мәетнең күкрәк турына “шпаргалка” язып куярга тели. Мәетнең башына чалма уратуны сораучылар да бар икән. “Болай күмү тыела. Әгәр мәетнең янмый торган салынмалы теш протезы бар икән, аны ак чүпрәккә төреп, мәетнең аяк очына куярга рөхсәт ителә”, – диде имам-мөхтәсиб. Сөйләшүдә ләхет алуга бәйле сораулар да булды.
– Мөселманнарны күп урында ләхет алып күмәләр. Аны, мәетнең йөзе кыйблага карап торырлык булсын өчен, авыш итеп алалар. Әгәр дә җир өстенә су якын яки туфрак комлы икән, бу очракта ләхет уртадан алына, – дип аңлатты Расыйх хәзрәт.
Һәр сорауга җавап бар
Сорау: Мәетне юып кәфенләгәннән соң, йөзен ачып күрсәтү рөхсәт ителәме?
Җавап: Рөхсәт ителә, ләкин мәетнең йөзенә күз яшьләре тамудан, кул белән орынудан саклану кирәк. Абыстай яки хәзрәт янда искәртеп торса, хәерле булыр.
Сорау: Мәетне караңгыда җирләргә ярыймы?
Җавап: Кояш иң биек ноктада вакытта һәм кояш баеганнан соң җирләргә мөмкин. Кояш баеганда җирләү рөхсәт ителми. Намаз вакыты керсә, иң элек чираттагы намаз укыла, аннары – җеназа намазы.
Сорау: Зиратта урын беткән очракта, иске өлешкә күмәргә ярыймы?
Җавап: Шәригать буенча иске урынга 40 елдан соң күмү рөхсәт ителә. Әгәр кабер казыганда сөякләр табыла икән, алар мәетнең аяк очына куела.
Сорау: Зиратлардагы элеккеге биек чардуганнарны яңага алыштыру бара. Иске рәшәткәләрне нәрсә эшләтергә?
Җавап: Чардуганнар һәм кабер ташлары кешенең шәхси милке санала. Шунлыктан аның хуҗасы рөхсәтеннән башка аларга тияргә ярамый. Ләкин рәшәткәләр күпләп җыелган зиратлар бар. Хуҗалары ризалыгы белән аларны металлга тапшырырга, акчасын зират кирәк-ярагы өчен тотарга була.
Райондашлар бу өлкәдәге үзләрен борчыган сорауларга интернет челтәрендә “Күмү һәм җирләү эшләре турында”гы Федераль законда (1996 ел, 12 гыйнвар, ФЗ-8) тулырак җавап таба ала.
Махсус хезмәт кирәк
Үлем-китем була калса, авылы белән күтәрелүче җирлекләр күп. Яше дә, карты да кабер казуда үз өлешен кертергә, авылдашларын соңгы юлга хөрмәтләп озатырга, саваплы гамәл кылырга тырыша. Мәетләрне юу, кәфенләүне дә игелекле кардәшләребез башкара. Алар да савап җыю өчен йөриләр, әлеге хезмәтләре өчен акча сорамыйлар. Бу – халыкның бердәмлеген, ярдәмчеллеген күрсәтүче мисал. Ләкин, ни кызганыч, кече һәм картайган авылларда мәетләрне җирләү проблемага әйләнеп бара бүген. Кабер казырга, юарга, җеназа намазы укырга да кеше таба алмыйлар. Күп очракта авыл җирлекләре оештыру чараларын үз өсләренә ала.
Бүгенге көндә районда күмү йолаларын башкаручы рәсми булмаган төркем булуын да әйтергә кирәк. Билгеле, аларга кабер казыган өчен дә, юл чыгымнарын да түләргә кирәк. Ләкин рәсми оешма булмаганлыктан, әлегә аерым тарифлар билгеләнмәгән. Мөслимдә морг эшли башлаганнан соң, анда мәетләрне мөселманча юу да оештырылыр, бу хезмәтне башкаручыларга шулай ук түләү билгеләнер, дип көтелә.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев