Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәңгелек бәхеткә ничек ирешергә?

Бәхетле хатын-кыз нинди була? Бәхет сере нәрсәдә? Ничек уңышка ирешергә? Җирлегебездә яшәүче мөселман хатын-кызлары “Мизгел” яшьләр үзәгендә узган чарада әнә шул сорауларга җавап эзләде. 

Бөтендөнья мөселманча киенү көненә багышланган иде әлеге кичә. Башка еллардан аермалы буларак, мөселманча киенүнең фазыйләтләре турында гына сөйләшеп калмадылар. Бу аңлашыла да, чөнки гүзәл затларыбыз яшәү рәвеше һәм кылган гамәлләре белән дә, эчке дөньялары белән дә матур булырга тиеш. Ә моңа ничек ирешергә? Мәңгелек бәхеткә юл каян? Бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булу өчен ниләр эшләргә? Бу сорауларга күпләр җавап эзли булыр. Сораулар күп. Әмма, гыйлем алмыйча торып, аларга җавап табуы да авыр. Билгеле булганча, гыйлем алган саен, үзеңне борчыган сорауларга җавапны да күбрәк табасың, күп нәрсәләрне ачасың. 
– Аллаһы Раббыбыз, Үзенә иман китереп, изге китабы – Коръән буенча гамәл-гыйбадәт кылучыларга мәңгелек бәхет вәгъдә итте. Шуңа күрә гыйлемгә омтылыйк, шәригать кушканча яшәргә тырышыйк. Моңа бүген бөтен мөмкинлекләр дә бар, – диде район мөхтәсибенең социаль мәсьәләләр һәм уку-укыту эшләре буенча ярдәмчесе Резеда Шаммасова. 
Мәчет-мәдрәсәләрдә барган дин дәресләренә укырга да чакырды ул. Теләүчеләр булганда, уку елы күптән башлануга карамастан, бүген дә аерым төркем җыеп, ислам нигезләренә һәм гарәп графикасына өйрәтү мөмкинлеге булуын әйтте мөхтәсибәт белгече. 
Яр Чаллы шәһәреннән килгән кунак – туристлык агентлыгы директоры Гөлнара Галимуллинаның чыгышы мәҗлестә күтәрелгән теманы тагын да тулыландырды. Ике югары уку йортында дөньяви гыйлем алган Гөлнара ханым ничек дингә килүе, хиҗаб кия башлавы һәм бизнеска кереп китүе турында сөйләде. Юлында шактый каршылыклар очрауга карамастан, аларны җиңәргә көч тапкан ул. Дин белән бизнесны уңышлы бәйләп алып бара. 
Мөселманнарның эчке һәм тышкы халәтенең бер-берсенә тәңгәл булырга тиешлеге сөйләшүдә кызыл җеп булып сузылды. Чарага Мөслимдәге урта мәктәпләрдә укучы кызларның чакырылуы да очраклы түгел. Ни дисәң дә, кызларга матурлык, нәфислек өстәүче мөселманча киенүгә, ислам кануннары кушканча тормыш итүгә тартылу балаларыбызда кечкенәдән үк формалашырга тиеш. 
– Кызларыбызны матурлыкны күрергә, исламча яшәргә өйрәтик. Аларның күңелләренә яктылык, йөрәкләренә мәрхәмәтлелек орлыкларын салсак, киләчәктә аларның бәхетле яшәүләрен күрү барыбыз өчен дә шатлык булыр, – ди район мөхтәсибенең оештыру эшләре буенча ярдәмчесе Сәрия Шакирова 
Мөселман хатын-кызларының актив тормыш белән яшәвен, күңел матурлыгын, кул эшләренә осталыгын чагылдыручы күргәзмә дә күпләрдә кызыксыну уятты. Анда Вәрәшбаш авылыннан Тәзкирә апа Низамованың авыл тарихы турында сөйләүче күпсанлы китаплары белән бергә кул эшләре дә куелган иде. Мөслимнән Айгөл Камалетдинованың милли бизәкләр белән чигелгән заманча сумкалары, Резеда Шаммасова, Әнисә Сөнгатуллина, Илгизә Фәхранурованың чиккән картиналары да күз явын алырлык. 
Кичә әнә шулай эчкерсез һәм җылы атмосферада үтте. Анда катнашучыларны озакламый узачак вәгазь бәйгесенә дә чакырдылар.

 

Әлфинур Ногманова.

Динар Минһаҗев фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев