Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәмәгать урыннарындагы күзәтү камералары полиция хезмәткәрләренә каракларны ачкыларга ярдәм иткән

15 майдан 21 майга кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 79 хәбәр керде.

        Атна дәвамында җинаять эшләре кузгатылмаса да, берничә материал буенча җинаять мотивлары ачыкланды. Китерелгән зыянның күләме буенча белешмә һәм ясалган тән җәрәһәтләренең авырлыгы буенча суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре әзер булганнан соң, алар буенча җинаять эшләре кузгатылачак. 
       Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган, табиб күрсәтмәсеннән башка наркотик матдәләр кулланган, вак караклык кылган, кеше кыйнаган, полиция хезмәткәрләре таләпләрен үтәмәгән һәм административ чикләүләрне бозган өчен 124 беркетмә төзелде. 
       Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 108, автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен 2 шоферга беркетмә төзелде. Атна дәвамында механик характерда 7 юл-транспорт һәлакәте булды, зыян күрүчеләр юк. 124 беркетмәдән 5се “Имин шәһәр” АП комплексы ярдәмендә ачыкланды. Хокук бозучылар билгеле, алар административ җаваплылыкка тартылды. Шул ук комплекс ярдәмендә Банк урамының 57 нче йорты ишегалдыннан “Стелс” маркалы велосипед урлаган каракның кем булуы ачыкланды. Тикшерү эше бара.
       Хөрмәтле райондашлар! Үз милкегезнең иминлеге турында кайгыртыгыз! Велосипедларыгызны урлауга каршы чаралар белән комплектлау һәм күзәтүсез калдырмау сезне көтелмәгән югалтулардан саклап калыр. Йорт хайваннарын да игътибардан читтә калдырмагыз! Исегезгә төшерәбез: узган ел төнлә белән бер райондашыбызның атын һәм колынын урлап чыкканнар иде. Тикшерү бара.
Узган атнада 5 кинәт үлү очрагы теркәлде. Моннан тыш Мөслимдәге Бакча урамында 23 яшьлек егет асылынып үлде. Сәбәпләре билгесез, тикшерү эше бара. 
Район эчке эшләр бүлеге штабы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев