Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәмәгать тыңлаулары үтәчәк

2020 елда педагогик эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларына премияләр бирүгә дәгъва итүче укытучыларның җәмәгать тыңлаулары дистанцион рәвештә 29 апрельдә 13.00 сәгатьтә үткәрелә.

Әлеге чараның максаты – дәгъвачыларның җәмәгатьчелеккә үз эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерү. Җәмәгать тыңлауларында җирле үзидарә органнары, укытучыларны конкурска тәкъдим иткән оешма, ата-аналар, укучылар үзидарәсе органнары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, методик берләшмә җитәкчеләре, укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары, массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша ала.

Район мәгариф идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев