Җәмәгать тыңлаулары була
Мөслимдә җәмәгать тыңлаулары 24 мартта 10.00 сәгатьтә Мөслим авылы, Пушкин урамы, 91а йорт адресы буенча узачак.
ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, хайваннар дөньясы объектларын рациональ файдалану һәм әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү максатында, 2020-2021 елларда Татарстан территориясендә аучылык байлыкларын табу күләмен нигезләү материалларын әзерләү эшен башкарачак. Материаллар әзерләү кысаларында дәүләт экологик экспертизасына җәмәгать тыңлаулары үтәчәк. Мөслимдә җәмәгать тыңлаулары 24 мартта 10.00 сәгатьтә Мөслим авылы, Пушкин урамы, 91а йорт адресы буенча узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев