Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгариф музее ачылды. ФОТОРЕПОРТАЖ

Рус Шуган авыл җирлеге базасында “Грант проектларын әзерләү һәм тормышка ашыру практикасы” темасына семинар-киңәшмә узды. Әлеге чарада район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Альберт Хуҗин белән берлектә район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, районның оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.

 

Рус Шуган авыл җирлеге базасында “Грант проектларын әзерләү һәм тормышка ашыру практикасы” темасына семинар-киңәшмә узды. Әлеге чарада район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Альберт Хуҗин белән берлектә район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, районның оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.

Әйтергә кирәк, Рус Шуган авыл җирлеге соңгы елларда күзгә күренеп төзекләнә һәм матурлана бара. Бу җирлек җитәкчесенең тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе. Моны семинарда Альберт Хуҗин да билгеләп үтте:

– Авыл халкы белән җитәкчелек бердәм булып, аңлашып эшләгәндә генә хезмәт агачы җимешле була. Рус Шуган авыл җирлеге бик күп җирлекләргә үрнәк булырлык. Биредә соңгы өч ел эчендә генә алты грант алдылар. Барлык грантлар да авылны үстерүгә һәм аны төзекләндерүгә файдаланылган. Җирлектә масштаблы эшләр башкарылып, аларның халыкка хезмәт итүен күрү күңелле, – диде Альберт Хуҗин.

Рус Шуган авыл җирлегендә территорияне төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Үзара салым кертүнең зур ярдәме булуын да билгеләп үтә авыл халкы. Нәкъ менә шушы акчага барлык эшләрнең 95 % ы эшләнә. Берничә ел дәвамында халыкның җирле референдум һәм җыеннарда 1000 сум күләмендә акча җыю өчен тавыш бирүе сөенечле хәл.

– Безнең җирлек төрле бәйге һәм конкурсларда актив катнаша. “Яңа елга иң яхшы бизәлеш” бәйгесендә без 200 мең сум акча отып, грант акчасына музыка аппаратурасы һәм инструментлар алдык, халык инициативасы белән “Яңарыш” вокаль-инструменталь ансамбле оештырылды. Чираттагы грант акчасына Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә, “Рус авыл ишегалды” музее булдырылды. Мәктәп директоры Фирдәвес Фәрхетдинов әзерләгән проект РФ бюджетыннан 400 мең сум акча отты. Бу акчалар мәктәп ишегалдындагы борынгы агач бинаны ремонтлауга, аның түбәсен, тәрәзәләрен, ишекләрен, түбәсен, идәннәрне алыштыруга тотылды. Музей өчен экспонатлар бөтен авыл белән җыелды. Һәр гаилә музей әзерләүдә катнашты дип әйтергә була, – диде Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.

Һәм менә Рус Шуган авыл халкының чираттагы җиңүе шушы җирлектә семинар үткәрүгә сәбәпче булды. Авылның мәктәп директоры Фирдәвес Фәрхетдинов “Авылның мәгариф музее” проектын әзерләп, Президент грантлары фондының икенче социаль проектлары конкурсына юллый һәм җиңүгә ирешә! 444 мең сум күләмендә откан средстволарга җирлектә тагын бер яңа музей ачылды.

– Шундый әйтем бар – бер суга ике мәртәбә кермиләр дип. Ә Рус Шуганлылар бөтенесен шаккаттырып икенче мәртәбә Президент грантлары фондыннан саллы гына акчаларга лаек булдылар. Бу – тырыш хезмәт, тынгысызлыкка зур бәя дип уйлыйм. Күпләребезгә әлеге җирлектән үрнәк алырга, алар кебек эшләргә өйрәнергә кирәк, – диде Альберт Хуҗин.

Тантаналы шартларда кызыл лентаны кискәч, кунаклар музей эченә үтте. Музей бинасы элеккеге елларда мәктәпнең бер сыйныф бүлмәсе булган. Аны шул рәвешле ясаганнар да: шул еллардагы парталар, уку әсбаплары һәм башкасы. Монда совет чоры сулышы яши төсле. Биредә әлеге мәктәпне тәмамлаган укытучылар, чыгарылыш сыйныф укучылары турындагы материаллар да сакланып калачак. Шулай итеп, Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә халыкка 3 музей объекты – мәктәпнең туган якны өйрәнү музее, “Рус авыл ишегалды” һәм “Авылның мәгариф музее” комплекслары мәдәни хезмәт күрсәтәчәк.

Семинар кысаларында Рус Шуганы авылында яңа экстрим-парк та ачылды. Мөслим лицее ишегалдындагы кебек биредә таулар-калкулыклар, балалар өчен таганнар, таулар да бар. Авыл җирлеге башлыгы билгеләп үткәнчә, биредә алга таба шугалак та ясалачак. Авылның олысы-кечесе кыш дәвамында тимераякта шуарга теләк белдергән. Спорт дөньясын яраткан русшуганлылар киләчәктә спорт дөньясында да беренчеләр булмас дип кем әйтә ала?!

Лилия Шәймиева.

Лилия Шәймиева фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев