Быел 1 сентябрь - Белем көне, Корбан бәйрәменә туры килгәнлектән, укучылар мәктәпкә 4 сентябрьдә генә барачак дигән хәбәргә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы "Татар-информ"га аңлатма бирде. Министрлыкның гомуми белем бирү бүлеге әйдәп баручы белгече Марина Алексеева сүзләренчә, бу мәсьәлә әлегә хәл ителмәгән.
Быел яңа уку елы 4 сентябрьдә генә башлана, дип язган иде республика матбугат чаралары. Бу - сентябрь башында озын яллар: 30 август - Республика көне, 1 сентябрь - Корбан бәйрәме уңаеннан ял көне, ә инде 2 се, 3 се - атна ахырындагы ял көннәре булу белән аңлатылган.
Нет комментариев