Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Метрәйдә яшьләр күп

Метрәй, Салауз-Мухан, Иске Чакмак, Ольгино, Үрнәк авылларын берләштергән Метрәй авыл җирлегендә 1067 кеше гомер кичерә.

Метрәй авылында баш­лангыч мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-аку­шерлык пункты, кибет, мәдәният йорты эшли. Авыл мәктәбендә 11 бала белем ала. Балалар бак­часына 30 сабый йөри! Метрәй балалар бакчасына балаларын район үзәгеннән йөртүчеләр дә бар.

– Безнең җирлектә ха­лык дус, тату яши. Һәр баш­лангычны күтәреп алучы яшьләребез бар. Метрәйдә – халык театры, Салауз-Мухан­да үзешчән театр эшләп килә. Яшьләребез актив, тырыш. Алар – өмәләрдә дә төп көч.

– Халыкны борчыган мәсьәлә – Метрәйнең үзәк урамында юл торышы. Юл­дан йөрүче машиналар да, янәшәдәге ихаталар да җәен тузанга бата. Үзара са­лым хисабына гына асфальт түшәп булмасын бик яхшы аңлыйбыз. Бу мәсьәләне дәүләт программалары ярдәмендә хәл итеп бул­масмы икән? – ди Мияссәр Әхмәтҗанов.

Метрәй авыл җирлегендә быел үзара салымны һәр кешедән 700 сум күләмендә җыйганнар. Киләсе елга Метрәй һәм Салауз-Мухан авылларында үзара салым­ны 1 мең сумнан җыярга ка­рар кылганнар. Ольгино һәм Иске Чакмак авылларын­да яшәүчеләр 700 сумнан җыярга булганнар.

– Быел без 410 мең 500 сум акча җыя алдык. Халык үзара салымны 100 процент җыйды. Үзара салым хисабына Са­лауз-Муханда яңа обелиск эшләнде. Метрәйдә һәйкәлгә реставрация ясалды. Сала­уз-Мухан мәктәбенең керү өлешенә тимер капка куй­дык. Мәктәп, балалар бакча­сы, клуб, китапханә, почта, ФАПны бер түбә астына тупла­ган бинаның клуб өлешенә на­вес эшләнде. Шәхси ихаталар­да куркыныч тудырган карт агачлар киселде, – ди Метрәй авыл җирлеге башлыгы Ил­нар Яббаров.

Үзара салым ярдәмендә мәктәпләрнең фасадлары яктыртылган. Ике мәктәпкә 20гә якын яктырткыч куелган. 2022 елда Метрәй авылының Яшьләр урамында яңа юл са­лырга планлаштыралар.

– Безнең җирлек рай­он үзәгенә терәлеп үк тора. Фермерларыбыз күп. Ирек Хәмәдишинның казларын, Раиф Ханнановның бройлер чебиләрен яратып алалар. Ай­рат Шәмсетдиновның “Шах” җәмгыяте дә безнең җирлектә эшли. Халык күпләп мал- туар, кош-корт тота. “Эшлим” дигән кешегә эше дә, ашы да бар. Җирлегебездә бик ма­тур чаралар үтә. Ярминкәләр дә оештыралар. Иң мөһиме – Метрәйдән Ольгинога илтүче юлны карасыннар һәм без – өлкәннәргә игътибарлы бул­сыннар! – ди Мирзаһит Габи­дуллин.

Киләсе елда үзара салым хисабына авыллардагы су башняларына будкалар ясау, Ольгино зиратын койма белән әйләндереп алу, Салауз-Му­ханда янгын гидрантлары ур­наштыру күздә тотыла.

– Метрәйдә Мирзанур пар­кына электр линиясе сузар­га планлаштырабыз. Җәйге чорда Иске Чакмакка әби- бабайлары янына бала-чага күп кайта. Шуны истә тотып, авылда балалар мәйданчыгы ясарга уйлыйбыз. Авыллар­дагы буш ихаталарга кой­ма тотарга, дигән нияте­без дә бар. Карт агачларны кисү эшен киләсе елда да дәвам итәчәкбез. Салауз-Му­хан зиратын койма белән әйләндереп алырга кирәк. Гомумән, авылларыбыз ма­тур, ямьле булсын өчен кул­дан килгәннең барысын да эшләргә иде! – ди Илнар Яб­баров.

Лилия Шәймиева.

Фото – Метрәй авыл җирлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев