Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Метрәйдә – яңа имам

Булды шундый вакыт: Метрәй авылы имамсыз калды. Авыл кешесе, якынын соңга юлга озату, исем кушу яки Коръән ашы үткәрү өчен мулла эзләп, күрше авылларга йөрде.

Булды шундый вакыт: Метрәй авылы имамсыз калды. Авыл кешесе, якынын соңга юлга озату, исем кушу яки Коръән ашы үткәрү өчен мулла эзләп, күрше авылларга йөрде. Шул вакытта метрәйлеләр Рафаэль Шигаеповка авыл имамы булырга тәкъдим иттеләр. Авыл аксакалы Мирзанур Галимов Рафаэль Шигаеповның әлеге җаваплы вазыйфаны башкара алачагына ышаныч белдерде. 1999 елдан бирле Рафаэль абый мулла вазыйфасын башкарды. Аның тырышлыгы белән “Исмәгыйль” мәчетенә капиталь ремонт үткәрелде. Бу эшне башкаруда Розалия хаҗиянең дә ярдәме зур булды. Шушы көннәрдә егерме ел дәвамында имам вазыйфасын башкарган Рафаэль ага җаваплы эшеннән туктады. Мәчеткә җыелган авыл агайлары һәм апалары чәй өстәле артында Р. Шигаеповка рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. – Мәчет төп тәрбия учакларының берсе булып тора. Шушы тәрбия учагын дөрес итеп, нәтиҗәле эшләтүдә Рафаэльнең хезмәте бик зур булды. Безнең авыл башкаларга күп мәсьәләләрдә үрнәк булып тора. Авыл зиратын тәртиптә тоту, мәчетебездә укулар үткәрү, авылдашларыбызны дин юлына тарту, тәрбияләү юнәлешендә аның хезмәте бәяләп бетергесез. Шушы еллар эчендә Рафаэль тарафыннан 91 никах укылган, 108 балага исем кушылган, 163 кеше соңгы юлга озатылган, 659 Коръән ашы уздырылган. Рафаэль һәрвакыт белемен күтәрү өстендә эшләде. Зур хезмәтең өчен сиңа тирән рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде Мирзанур Галимов. Районның имам-мөхтәсибе Расыйх хәзрәт Каюмов та Рафаэль аганы күптәннән белүен билгеләп үтте: – Имам вазыйфаларын башкаруга алынгач та, Рафаэль миңа киңәшләре белән ярдәм итте. Бүген күп кенә авылларда мәчетләрне эшләтә алмыйлар, халык йөрми. Бу мәсьәләдә дә Метрәй авылы үрнәк булды. Метрәй дини авылларның берсе булды, киләчәктә дә шулай булыр, дип ышанам. Расыйх хәзрәт Р. Шигаеповка район мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатын тапшырды. Авылның имамы итеп Марсель Кирамов тәкъдим ителде, аңа вакытлыча имам вазыйфаларын башкару өчен мөхтәсибәтнең шәһадәтнамәсе тапшырылды. Хезмәт ветераны Нәҗип Солтанов Р. Шигаеповның яхшы оештыручы һәм тәрбияче булуын билгеләп үтте: – Советлар Союзы таркалгач, колхозлар да бетте, тәрбияче оешма калмады диярлек, дин юк дәрәҗәсендә булды. Шул вакытта Рафаэль ага зур җаваплылык, төгәллек һәм сабырлык таләп итүче вазыйфага алынды. Мәчетне төзү һәм ремонтлауда хезмәт куйды. Гаделлеге белән дә күпләргә үрнәк булды. Марсель хәзрәт тә теләкләрен җиткерде. – Рафаэль абый белән 2009 елдан бирле бергә эшләдек, мин биредә укулар алып бардым. Киңәшләрегез һәм ярдәмегез өчен рәхмәт! Авылның имамы булырга тәкъдим иткәч, бик озак уйландым. Мин зур җаваплылык алам. Алга таба бергәләп, аңлашып эшләргә насыйп итсен, – диде Метрәй авылының яңы имамы.

Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев