Метрәй авылы зиратында XVIII гасыр ташлары табылган
Профессор Альберт Борһанов Мөслим районы тарихын җентекләп өйрәнә дип хәбәр иткән идек инде. Кичә ул эзләнүләрен дәвам итеп, Салауз Мухан авылында булды.
Авыл тарихы, мәктәп музее белән танышканнан соң, профессор күзәтүләрен Ык елгасының яр буйларын өйрәнү белән төгәлләде. Профессор белән бергә "Туган як" музее хезмәткәрләре дә казу эшләрендә катнашты. Метрәй авылы зиаратында борынгы кабер ташларын өйрәнгәндә, аларның кайберләренең XVIII нче гасыр башларына туры килүе ачыкланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев