Мендәр белән – бакчага
Тормыш һаман алга бара. Йон-каурыйдан ясалган мендәрләр, бигрәк тә искеләре кулланыштан төшеп кала. Аларны кая куярга? Йон-каурый – бакчада кулланыр өчен менә дигән органик ашлама ул.
Дөрестән дә, алар түтәлләр өчен бик яхшы. Аларны бәрәңге утыртканда, помидор, борыч, баклажан күчергәндә файдаланырга була. Очмасын өчен су белән юешләргә дә, чокырларга берәр уч салырга. Көз көне алардан бернәрсә дә калмый, ә туфрак кремний, молибден һәм башка микроэлементларга байый гына бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев