Мәдәни мирасыбыз сакланамы?
18 апрель – Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне.
Бөтендөнья мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан 18 апрельдә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне, башкача әйткәндә, Бөтендөнья мирас көне билгеләп үтелә.
Ул 1984 елдан бирле “Тарихи ватаныбызны саклыйк!” шигаре астында үткәрелә. Бу көнне кайбер музейлар халыкка бушлай хезмәт күрсәтә, архитектура комплекслары һәм тарихи биналарны карау мөмкинлеге тудырыла, төрле дәрәҗәдәге конференцияләр, очрашулар оештырыла.
2021 елда Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларының яңартылган иллюстрацияле каталогы дөнья күрде. Анда районыбызның төбәк (регион) дәрәҗәсендәге – бер, җирлек дәрәҗәсендәге – ике, яңадан ачыкланган биш объекты кергән. Тарихи-мәдәни мирасыбыз ни дәрәҗәдә сакланган соң?
Төбәк дәрәҗәсендәге архитектура һәйкәле булган Тойгелде авылы мәчете XIX йөз ахыры-XX йөз башында нарат бүрәнәләрдән салынган. Халык телендә “Яшел мәчет”дип йөртелүче бу тарихи-мәдәни мирас объекты ТР Министрлар кабинетының 1991нче елның 28 гыйнварында чыккан 39нчы карары нигезендә саклана. 1937 елда аның манарасы киселгән. 1988 елда бинасы һәм манарасы реконструкцияләнгән. 1997 елдан даими эшли.
Мөслимдәге Бакча урамында урнашкан сәүдәгәр Хәсәнша Фәизов йорты да XIX гасыр азагында төзелгән булган.
– Хәсәнша карт биләмәсе бик биек таш койма белән әйләндерелгән иде. 1980 елга кадәр әлеге йорт милиция идарәсе булып хезмәт итте. Соңыннан ул тулай торак ролен үти башлады, – дип искә ала мөслимлеләр. Беренче каты – таштан, икенчесе кирпечтән эшләнгән эклектика чоры бинасы 2015 елда сүтелеп, хәзер бу урын район эчке эшләр бүлегенең машина кую урыны булып хезмәт итә. Хәсәнша Фәизов йорты янәшәсендә генә аның энесе салган йорт югалган мәдәни мирас объекты турында күзаллау булдырырга бераз ярдәм итә.
Рус Шуган авылындагы земство мәктәбе 1912 елда төзелгән. Җирлектән алынган ташлардан барокко, классицизм һәм модернның стильләшкән элементлары белән эклектика стилендә эшләнгән дүртьеллык мәктәп буларак хезмәт иткән бина бүгенге көнгә кадәр сакланган.
Мөслимдәге мәдрәсә бинасы китапка ачыкланган мәдәни мирас объекты буларак кертелгән. Таш бина 1901 елның көзенә төзелеп беткән. 18 тәрәзәле, кызыл калай түбәле, стена- түшәмнәре акшарланган, бүлмә саен икешәр лампа эленгән бу мәһабәт корылма авыл крестьяннарын гына түгел, байларның да игътибарын җәлеп иткән. Ул Мөслим авылында беренче калай түбәле таш бина була. Аның үрнәгендә Хәсәнша байлар да өй түбәләрен калай белән яптырган. Мәдрәсә ике башындагы ике зур бүлмәдән һәм уртада “ачыклык” дип йөртелгән ике өлештән тора. Мәдрәсә бинасы милли мәгарифкә бары тик 25 ел гына: башта – мәдрәсә, аннары совет мәктәбе буларак хезмәт итеп кала. 1926 елда, Мөслимдә яңа мәктәп салынганнан соң, бу таш бинада төрле совет оешмалары эшли. Соңрак ул бөтенләй бушап кала. Куанычка, мәдрәсә бинасы бүгенге көндә дә халыкка хезмәт итә. 2015 елда аңа төзәтү-реставрация эшләре үткәрелде.
Кашшаф (Кашап) Фәйзуллин акчасына 1894 елда (кайбер чыганакларда – 1906 елда) известь блокларыннан төзелгән Олы Чакмак мәдрәсәсе бинасы, кызганычка каршы, бүгенге көндә яраксыз хәлгә килгән. Уфа өязенең данлыклы мәдрәсәсе булган ул. ХХ йөз башында анда ике йөзләп шәкерт белем алган. Дин белемнәрен – Кашшаф Фәйзуллин, ә математика, география, табигать фәннәрен бертуган энесе Шакир Фәйзуллин укыткан. Совет чорында да бу бина башлангыч, җидееллык, соңыннан сигезьеллык мәктәп буларак хезмәт иткән.
Дан орденының тулы кавалеры Бадыйк Салиховның Дусай авылындагы кабере, Советлар Союзы Герое Гыймазетдин Вәҗетдиновның Исәнсеф авылындагы бронза бюсты, Мөслимнең Октябрь урамына урнашкан мәчет бинасы шулай ук мәдәни мирас объектларының яңартылган каталогына кертелгән.
Күргәнебезчә, тарихи-мәдәни мирасыбыз бүгенге җитеш тормышыбызда бездән аеруча зур игътибар, сак караш, матди чыгымнар сорый. Юкка чыкканнары да, югалырга торганнары да бар. Күбесе яшәү гаме белән янган авылдашларыбыз тарафыннан озак елларга – безнең көннәргә җитәрлек итеп эшләнгән. Үзләреннән соң якты эз калдырганнар алар. Безнең балаларыбыз, оныкларыбыз да халык гаме белән яшәүче чын ватанпәрвәрләр булып үссен! Үзебез дә бу эштә үрнәк күрсәтсәк иде!
Гөлназ Җәлилова.
Фото – М.Әхмәтҗанов сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев