Мәчетләрдә укулар башланды
1 октябрьдә Мөслимдәге “Җәмигъ” мәчетендә татар теле курслары башланды.
48 сәгатьлек программа нигезендә бирелүче дәресләр 6 ай дәвам итәчәк. Курсларны тәмамлаучыларга соңыннан сертификатлар тапшырыла. Татар теле курсларына балалардан алып, олы яшьтәге абый-апалар да йөри ала. “Татар телендә камил сөйләшергә, язарга өйрәнергә, сөйләм телен баетырга теләүчеләр, курсларга рәхим итегез. 1 октябрьдән мәчет-мәдрәсәләрдә дин дәресләре дә башлана”, дип хәбәр итәләр район мөхтәсибәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев