Майчабу гөрләде
Рус Шуганда бәйрәмгә авыл халкы гына түгел, Мөслимнән, күрше районнардан да күпләп халык җыелган иде.
– Җирлегебездәге төрле милләт вәкилләренең дус һәм тату яшәве нәкъ менә бәйрәмнәрдә чагыла. Татарлар, руслар һәм башка милләт вәкилләре бәйрәмнәрне күмәкләшеп, күңелле итеп үткәрә белә. Рус Шуган авылы халкы православие бәйрәмнәренә аеруча зур игътибар бирә. Аларны оешкан төстә зурлап билгеләп үтә. Телләрен, милли гореф-гадәтләрен саклый, хөрмәт итә. Моңа чын күңелдән сокланырлык! – диде район иҗтимагый советы рәисе Рушат Солтанов.
Кыш белән саубуллашу һәм язны каршы алу бәйрәме быел да зурлап үткәрелде. Православие христианнарында “Майчабуны ничек үткәрәсең, елың да шулай уза” дигән ышану яши. Рус Шуган авылы җирлеге бәйрәмгә ныклап әзерләнгән иде. Исе борынны кытыклап торган коймак-тәбикмәкләрдән, уха һәм башка сый-нигъмәтләрдән туйганчы авыз итте кунаклар. Коймакларның да ниндиләре генә юк иде! Ефәк төсле челтәрләп эшләнгәннәре дә, алтынсу төстәгеләре дә, курчак, машина рәвешендәгеләре дә.
– Майчабу – иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Күңел ачулар белән үрелеп барган мул сыйлы бәйрәмдә беркем дә боегып, күңелсезләнеп утырырга тиеш түгел. Кунакка йөрешү, җырлау, такмаклар әйтешү, уен-көлке бәйрәм рухын арттыра гына. Бу көнне һәр йортта табада коймак чыжлый. Ә иң тәмле коймак ачык һавада, табада пешә. Халык әнә шулай, бөек постка кергәнче, җылы көннәр җитүгә шатланып бәйрәм итә, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.
Быел Майчабу өчен көне дә бик матур, кояшлы булды. Олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп күңел ачты, уйнады, такмаклар җырлады. Аеруча сабыйлар сөенде. Алар чанада да шуды, төрле уеннарда да катнашты. Җирлек үзешчәннәре бәйрәмнең асылын ачып бирергә тырыштылар: Кояш булып та, тыңлаусыз Кар малае булып та, Яз кызы булып та уйнадылар.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев