Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Май бәяләре артуны туктату өчен Россиядән көнбагышны чыгаруга пошлинаны күтәрәчәкләр

Россиядән орлыкларны чыгаруга пошлина кертү көнбагышка бәяләрне киметергә һәм көнбагыш мае бәясен тотрыкландырырга ярдәм итәчәк. Бу хакта Россия май  җитештерү берлеге башкарма директоры Михаил Мальцев сөйләде.

"Без Россия Федерациясе ввыл хуҗалыгы министрлыгына һәм Россия Хөкүмәтенә көнбагышка 30% күләмендә экспорт пошлинасы рәвешендә саклау чарасын керткән өчен рәхмәтле. Базар бу карарга көнбагышның бәясе төшүгә йогынты ясады инде. Без күптән түгел РФ Президенты бәяләр үсешенә кагылышлы борчуны аңлыйбыз, шуңа күрә безнең предприятиеләр алга таба эш итәргә булдык. Инде хәзер үк, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, без, социаль җаваплы бизнес буларак, көнбагыш маена бәяләрне киметәбез, чималга бәяләр төшүне көтеп тормыйча», — дип ассызыклады Мальцев.
Элегрәк Россия Хөкүмәте экспорт пошлиналарын орлыкларга 30% ка кадәр күтәрергә карар иткән иде, чыгарган өчен минималь түләү бер тоннага 165 евро тәшкил итәчәк (якынча 14 мең сум). Мондый тәртипне ярты ел — 9 гыйнвардан 2021 елның июнь ахырына кадәр кулланачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев