Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Май аенда бакчада башкарыласы эшләр

Май – бакчачылар өчен мәшәкатьле ай. Тишелеп чыккан культураларның рәт араларын йомшарталар, тамыразыкларның (кишер, чөгендер һ.б.) шытымнарын сирәклиләр, иртә өлгерешле яшелчә культураларын органик һәм минераль ашламалар белән тукландыралар.

       Бәрәңгене тишелеп чыкканчы һәм тишелеп чыкканда тырмалыйлар. Төрле корткыч бөҗәкләр зарарлый торган үсемлекләрне үлән төнәтмәләре, химик препаратлар белән эшкәртәләр.
       Кырау төшүе көтелгәндә, бакча җиләге түтәлләрен һәм кырауга чыдамсызрак башка төр культураларның өстен кәгазь яки пленкалар белән капларга киңәш ителә. Батун суган, күп яруслы суган, редис, рәваҗ, салат һәм шпинатның тәүге уңышларын җыеп алалар. Беренче тапкыр уңышын кисеп алганнан соң күпьеллык суган, рәваҗ һ. б. яшелчә культураларын тукландыралар, рәт араларын эшкәртәләр.
       Май ае коры торса, яшелчә культураларын, туфрак җилләгән саен, берничә тапкыр сугарырга кирәк. Бигрәк тә кәбестә, кишер, чөгендер һ.б. культуралар сугаруга таләпчән. 
      Майның икенче яртысында җылы яратучы культураларга (кыяр, помидор, карбыз, кавын, кабак, ташкабак һ.б.) туфрак әзерлиләр (туфракны эшкәртәләр, ашлыйлар, тигезлиләр). Шушы ук вакытта кыяр чәчәргә яисә рассадаларын ачык грунтка (пленка астына) күче-реп утыртырга, мөмкин.
      Бу вакытка инде кояш белән җылытылучы теплицаларда кыяр, помидор рассадаларын утыртуны төгәлләнгән була. Аларны карау-тәрбияләү мәшәкатьләренең бөтен комплексын башкаралар.
       Ачык грунтка утырту өчен соң өлгерешле кәбестәнең һәм помидор рассадаларын сайлап алалар. Саламнан эшләнгән матларны һәм җылыту өчен әзерләнгән башка япмаларны киптерәләр һәм кыек асларына яки сарайларга җыеп куялар.
       Мәгълүмат интернеттан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев