Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матур киләчәккә – бергә!

Бүген дөньяны коткарырга тиешле булган матурлыгыбыз, рухи дөньябыз җимерелә барган кебек. Хәзер инде әлеге проблема илкүләмгә әйләнеп бара.

Бөек рус язучысы Ф. М. Достоевский моннан күп еллар элек “Матурлык дөньяны коткарыр”, дип язып калдырган. Бүген, Мөслимебез, әйләнә-тирәбез шул дәрәҗәдә матурланды ки, хәтта күпләребез хәзер шул матурлыкны күрә дә белми башлады. Әйе, нәкъ шулай күрә белмибез! Утырткан агачны сындырып китәбез, аллы-гөлле чәчәк атып утыручы түтәлне таптап чыгабыз, матур итеп ясалган корылманы сыдырабыз яисә җимерәбез. Күпме спорт һәм ял мәйданчыклары була торып, аларда шөгыльләнергә яисә ял итәргә мөслимлеләрне китереп булмый.

Бүген дөньяны коткарырга тиешле булган матурлыгыбыз, рухи дөньябыз җимерелә барган кебек. Хәзер инде әлеге проблема илкүләмгә әйләнеп бара. Көнкүрештә, мәктәптә, гаиләдә, җитештерү тармагында эстетик тәрбия турында еш сөйлиләр. Уйлап карасаң, хактан да бүген безгә шушы тәрбия җитми. “Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума” диләрме әле? Бүген инде халыкның рухи дөньясын баету, күңел байлыгын арттыру, үзаңын уяту өчен тулы бер программалар эшли башладык. Районыбызда да биш елга исәпләнгән социаль-стратегик программа эшләнеп килә. Максаты – төрле юнәлешләрдә: балалар, яшьләр, өлкәннәрне, гомумән, җирлегебездә яшәүче төрле катлам халыкны активлаштыру, аларны тәрбияле һәм мәрхәмәтле, ватанпәрвәр һәм милләтпәрвәр итеп тәрбияләү. Әлеге программаны төзү-камилләштерү максатында район хакимияте каршында атна саен киңәшмәләр уза. Дүшәмбе көнне үткән сөйләшүдә муниципаль район башлыгы Рамил Муллин бу мәсьәләгә карата борчылуын белдерде:

– Районда бу өлкәдә эшләнми түгел: төрле чаралар, бәйрәмнәр, ярыш-бәйгеләр үтеп тора. Әмма күп очракта аларда катнашу яки тамаша кылу өчен оешма-предприятие хезмәткәрләрен яки мәктәп укучыларын мәҗбүри китерәбез. Ә бит сәламәт яшәү рәвеше алып бару, мәдәниятле булу, белемгә омтылу һәркемнең үзенә бәйле. Моның өчен күңелендә орлык булырга тиеш. Без үткәрелүче массакүләм чаралар белән әлеге орлыкны үстерүчеләр, югары уңыш алуга китереп җиткерүчеләр булсак иде. Мәҗбүр итү юлы белән генә матур нәтиҗәләргә иршеп булмаячак.

Чыннан да, бүген күпчелегебез “Тегендә моны ясамыйлар, безгә бу җитми, теге кирәк”, дип, җитәкчелекне сүгәргә яратабыз. Элегрәк “Юньле ял урыны да юк бит ичмасам” – дип, зар еласак, бүген шул урыннарда ял итүчеләрне генә табып булмый. Әле кайчан гына халык “Безгә олы спорт залы кирәк, монысында урын җитми”, – дип, лаф орды. Бүген район үзәгендәге берсеннән-берсе зурррак заманча спорт залларына йөрүчечеләр генә сирәк күренә. Гаеп атта гына түгел, тәртәдә дә, димәк.

Кабул итәргә әзерләнүче мөһим программада гаиләләр, балалар һәм укучылар белән эшләү өчен яңа юнәлешләр дә, яшьләр проблемаларын хәл итәргә ярдәм күрсәтүе чаралар да, авыр хәлдә яшәүчеләр һәм мохтаҗлар өчен булдырылырга тиешле мөмкинлекләр дә, дин һәм әхлак тәрбиясе бирүне күздә тоткан юнәлешләр дә урын алырга тиеш. Район җитәкчелеге бу уңайдан мөслимлеләргә үзләренең фикер-тәкъдимнәрен җиткерүне сорап мөрәҗәгать итә. Программа буенча фикерләшүләр, тәкъдимнәр җыю һәр атнаның дүшәмбе көнендә район хакимиятенең актлар залында иртәнге 10.00 сәгатьтә башлана. Үзегезнең фикерләрне район Советының оештыру бүлегенә 2-55-68 телефонына аша да җиткерә аласыз. Үзебезнең киләчәгебезне бүгенгедән дә яхшырак, матуррак итү өчен бүгеннән үк кулга-кул тотынып эшлик.

Фәридә Гайнетдинова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев