Матур эшләр онытылмый
Баланлы авылында Социалистик Хезмәт Герое Кашапов Зәкәрия Кашап улы истәлегенә ул яшәгән йортка элмә такта куелды.
Чарада район җитәкчелеге, Зәкәрия абый белән бер чорда яшәгән һәм эшләгән райондашларыбыз, геройның балалары, туганнары катнашты.
– Зәкәрия Кашапов – гап- гади авыл малае, гади механизатор, ә даны район, республика чикләренә генә сыймыйча, Советлар Союзы дип аталган бөек илгә таралган шәхес, – диде чараны ачып, район иҗтимагый советы рәисе Рушат Солтанов.
Бөек Ватан сугышында катнашкан өлкән сержант, авыл хуҗалыгы хезмәткәре, тракторчы, комбайнчы, Социалистик Хезмәт Герое Зәкәрия ага Баланлы авылында дүрт балалы урта хәлле крестьян гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз сала. Күрше Азнакай районының Тат.Шуган җидееллык мәктәбен, аннары Ключище авыл хуҗалыгы техникумының беренче курсын тәмамлый.
– Безнең әткәй бик яшьли – сигез яшендә әтисез кала. Үзеннән соң туган ике энесенә һәм сеңлесенә абый да, әти дә була. Гаиләдәге бөтен мәшәкать аның җилкәсенә төшә. Җидееллык мәктәпне бары тик “5” билгеләренә генә тәмамлаган әтиебезгә “укырга кирәк” дигән теләк тынгы бирми. Шушы уйлар белән ул Казанга юл тота. Аны агрономнар әзерләүче техникумга сынауларсыз гына кабул итәләр, – дип искә ала Зәкәрия абыйның кызы Флера.
Ярты ел укыгач, уку өчен түләргә дигән әмер чыга. Туган авылы кырларында бөтен кешенең дә тамагы тук булырлык итеп икмәк үстерү теләге белән янган егет, мөмкинлеге булмагач, укуын ташлап авылга кайтырга мәҗбүр була. Тракторчылар курсын тәмамлап, туган авылы кырларында эшли башлый. Тыныч кына яшәп ятканда бөтен хыялларын сугыш боза. 19 яшьлек Зәкәрия сугышка алына. Куркусыз егет Берлинга кадәр барып җитә. Батырлыгын гадәти эш башкару дип кабул иткән совет солдаты дошман снаряды эләккән танкта булып та исән кала. Орел шәһәре өчен барган сугышта яралы рота командирын, аркасында күтәреп, алып кайтта. Тыйнаклыгы белән күпләргә үрнәк булган Зәкәрия абый: “Сугышта мин куркып, пуля тияр дигән уй белән йөрмәдем. Ул үзе миннән курыккандыр, шуңа мин исән калганмындыр”, – дип шаяртырга яраткан.
Күкрәк тулы орден-медальләр белән 1947 елның язында туган авылына кайткан егетнең игенчелек стажы шул елдан башлана.
– Башта тракторчы, аннан комбайнчы булып эшли Зәкәрия абый. Игенче хезмәтенә хөрмәт, техникага һәм җиргә мәхәббәт аны җирнең хуҗасына әверелдерә. Аның белән бер чорда эшләгән кеше буларак, мин шуны әйтә алам: нинди генә эшкә алынмасын, аның эше һәрвакыт төгәл, сыйфатлы булыр иде. Комбайннар кергән басуда бервакытта да сыйфат бозулар күзәтелмәде, өзеклекләр килеп чыкмады. Басуда ул булганда, һәркемнең җаны тыныч иде. Гомерен игенчелеккә багышлаган Зәкәрия абый үзенә генә түгел, иптәшләренә карата да таләпчән, бик ярдәмчел кеше иде. Техниканың ватылмыйча эшләвен алдан ук кайгыртып, аз гына җитешсезлекне күреп төзәтер, кирәк икән, кечкенә детальләрне үзе уйлап, яңача да ясый иде, – дип искә ала Рөстәм Шәрипов.
Үз хезмәтенә җанын-тәнен салган райондашыбызның язгы кыр эшләрендә линейка белән сызгандай тигез булып яткан буразналарын, башкалар алынырга куркып торган эшләрне җиңел генә башкарып чыга алуын, эшенә бирелүен бәйрәм чарасында катнашучы чордашлары сагынып сөйләде.
Зәкәрия Кашаповның тырыш хезмәтен бәяләп, ул вакытларда зур бүләк саналган “Урал” мотоциклы да бирәләр үзенә. Кубаньга барып шикәр чөгендере игәргә дә өйрәнә Зәкәрия абый. Шулай итеп ул Мөслим районында беренчеләрдән булып шикәр чөгендере үстерә башлый. 1966нчы елның 23 июнендә аңа бөртекле һәм азык культураларын үстерүгә керткән зур хезмәте һәм авыл хуҗалыгы техникасын югары җитештерүчән файдаланганы өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. 1983 елда лаеклы ялга чыга Зәкәрия абый. 2000нче елның 21 мартында вафат була. Тормыш иптәше Рәхилә дә Баланлы авылы кызы. Комбайнчылар курсын тәмамлаган кыз Мөслим МТСында эшли. Берничә ел комбайннар рәтләүдә эшләгәч, үзе мөстәкыйль рәвештә “Сталинец-6” комбайны штурвалы артына утыра. 15 ел гомерен механизатор эшенә багышлый. Гаилә коргач та, әлеге һөнәрен ташламый. Дүрт кыз, бер малай үстерәләр Кашаповлар. Туган җиребезнең кадерен белеп яшәгән райондашларыбызның матур эшләре үзләре якты дөньядан киткәч тә матур эз булып сызылып кала.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев