Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матур булса да торган җир...

“Мөслимне бик яратам. Туган як сагындыра”, – ди Эльвира Басыйрова.

Чит илләрне күбебез телевизор, интернет челтәре аша гына күреп белә. Анда яшәүче халык рәхәт тормышта гомер кичерә, елмаеп, күңел ачып йөридер кебек тоела. Чыннан да, нинди ул диңгез арты тормышы? Ымсындыргыч бу дөнья нәрсәсе белән гаҗәеп? Чит илләрдә яшәүче райондашларыбыз әз түгел. Шуларның берсе – Эльвира Басыйрова. Эльвира – Мөслим кызы. 2000 елда, Мөслим урта мәктәбен тәмамлап, документларын Казанның татар филологиясе һәм тарих факультетына тапшыра.
– Мин читтән торып укыдым да, шул ук вакытта эшләдем дә. Тормыш иптәшем белән икебез дә бер компаниядә эшләгән вакытта таныштык. Укып бетергәч, гаилә кордык. Беренче улыбызга ике яшь булганда без Америкага күчеп киттек. Ирем – Казан татары. Хәләлемнең әти-әнисе, апасы Америкада яши иде. 2009 елда, гаиләләрне берләштереп, чит илдә торырга карар калдык. Татарстаннан киткәндә “авыр булса, кире кайтырбыз” дип уйлаган идек. Киткәнебезгә быел 12 ел була инде, бик тиз ияләштек. Әти дә, туганнарым да каршы килмәде. “Син булса да күреп кайт” дип, җылы теләкләр белән озатып калдылар, – ди Эльвира. 
Бүген райондашыбыз Американың Флорида штатындагы Форт Лаудердэйл шәһәрендә яши. “Urgent Care” ашыгыч ярдәм медицина клиникасында регистратурада эшли. Параллель рәвештә шәфкать туташы һөнәре буенча да белем ала. Тормыш иптәшем Казанда халыкара “Банкорп” компаниясендә интернет һәм IT телефония хезмәтләре белгече булып эшләгән иде, хәзер Халыкара Бош компаниясендә  IT Analyst булып эшли. Эльвираның чит илгә чыгып китеп яшәү турында уй-хыяллары бөтенләй булмаган. Америкага килгәндә инглиз телен бөтенләй белмәгән ул.
– Чит илләр турында телевизордан гына күреп белгәч, бу җирләргә яшәргә китәрмен дип һич кенә уйламадым. Мәктәптә дә, университетта укыганда да безгә немец телен өйрәттеләр. Ләкин инглиз телен мин бик тиз өйрәндем. Чил илдә үзеннән-үзе өйрәнелә икән ул. Миңа бу тел бик җиңел бирелде. Күчеп килү белән кичке мәктәп, колледжда белемемне арттырдым. Хәзер иркен сөйләшәм, тел белән проблема юк, – ди Эльвира.
Америкада мәктәпләр 1 сентябрьдән түгел, август уртасыннан эшли башлый. Быел Америка укучылары мәктәпкә 17 августта бара икән. Бездәге мәктәпләрдән аермалы буларак, укучылар 12 сыйныф тәмамлый. Америка халкы, гадәттә, балаларын бакчага 3 яшьтән бирә, ди Эльвира. Иртәнге 9 сәгатьтән кичке алтыга кадәр йөртәм дисәң, аена бер балага 700 доллар акча түлисе. Теләге булганнар нәниләрен бакчага иртәрәк тә йөртә ала. Күп гаиләләр балаларын карарга няня да ала икән. Эльвира ике улын да өч яшьтән балалар бакчасына биргән. Ә менә мәктәпкә сабыйлар биш яшьтән бара икән. Ул нулевой класс  – “Киндер-гарден” дип атала. Укучылар иртәнге 8дән төшке 2 сәгатькә кадәр укыйлар да, шуннан соң түләүле продленкага калдырып була, ди. Мәктәптә ашау мәсьәләсен әти-әни үзе хәл итә. Түләп көнгә бер мәртәбә мәктәптә дә ашарга була, ризыкны өйдән үзең белән алып килсәң дә ярый. 6-8 сыйныфлар – урта мәктәп дип аталса, 9-12 сыйныфка кадәр өлкән класслар – “Хайскул” дип атала. Һәр мәктәпнең үз расписаниесе. 
– Мөслимгә еш кайтырга хыяллансам да, барып чыкмый. Ел саен кайтыр идем, ләкин барысы да без теләгәнчә генә түгел шул. Соңгы тапкыр Мөслимгә 2018 елда кайткан идек. Узган ел пандемия булгач, кайтып булмады. Быел менә балалар белән кайтып килү насыйп булды. Мөслимне бик яратам, сагынам. Туган як сагындырмыймы соң инде?! Әти-әнием Яңа Сәет авылыннан. Балачагым шунда узгач, бу авыл миңа аеруча якын. Бер ай эчендә авылда да, Мөслимдә дә, Казанда да ял итәргә өлгердек. Туган ягымнан алган җылы тәэсир-хәтирәләр мине тагын бер ел дәвамында чит илләрдә җылытып торачак бит әле! Ә менә балалар өчен Америка туган җирләре кебек якын.Әйткәнемчә, күченгәндә олысына ике яшь иде, кечкенәсе шунда туды. Улларыбыз үзара инглиз телендә сөйләшә. Татар телен дә онытмыйбыз. Ләкин мин теләгәнчә үк түгел әле, – ди Эльвира. 
Райондашыбыз, кайда яшәсәң дә, рәхәт, ди. Кайда да шул һава, бер үк кояш безне җылыта дигәндәй. Ләкин Америка халкы иркенрәк, артык ашыкмыйча, кабаланмыйча һәм армыйча, көчәнмичә, үз-үзен кайгыртып яши, ди Эльвира. Бездә бит авыл халкы иртән үк йөгерә башлый. Тегесенә җитешәм, монысыннан калмыйм дип чаба. Ул яктан безнекеләргә туктап әзрәк тын алырга бик кирәк, югыйсә!
– Буш вакытлар әллә ни күп булмый. Ләкин җае чыкканда без ялларыбызны балаларга багышлыйбыз. Якын-тирә шәһәрләргә ял итәргә барабыз. Яшәгән җиребез океан буенда гына, ял итәргә әллә кая барасы да түгел. Майями шәһәре бездән ярты сәгатьлек юлда гына. Анда төрле музейлар, күңел ачу үзәкләре бар. Орландо шәһәренә бездән 4 сәгатькә якын барасы. Бу шәһәр аттракционнарга, диснейланд паркларына бай. Без яшәгән җирдә татарлар бик күп, 200ләп кеше бардыр. Башкорт татарлары белән аларның саны 300гә җыела. Татарстаннан дусларыбыз да әз түгел. Бер-беребезгә кунакка йөрешәбез. Күрше шәһәрдә генә Римма Минһаҗева яши. Ул да Мөслим кызы. Америкага килүчеләр күп. Әкренләп эшли-эшли биредә төпләнеп калалар. Күпчелек студентлар кала. Кемдер кияүгә чыга, кемдер яхшы эш таба, – дип сөйли Эльвира.
Америкага күченеп килгәч, кредит тарихын булдырып, кемдер фатир, кемдер йорт ала. Район, шәһәренә карап, бәяләр төрлечә була икән. Эльвиралар яшәгән районда шәхси йортлар 250 000-500 000 доллар тора. Безнең акчага күчерсәң, бу 17-35 миллион сум дигән сүз. Бер бүлмәле фатир 80 мең доллар тора икән. 
Америка халкын фастфуд, бургер, сендвич белән генә туклана дип уйласагыз, ялгышасыз. Америкада яшәүче халык дөрес туклануга өстенлек бирә булып чыкты. Ә менә татарның милли ризыкларына америка халкының хушы китә, ди. Бәлеш, өчпочмакларны алар бик яратып ашыйлар. Эльвира бу төр ризыкларны хезмәттәшләренә дә бик еш пешереп алып бара икән.
Хезмәт хакларына килгәндә, штатларга карап, ул бик аерыла икән. Хезмәт хакы сәгатьләп түләнә. Бер сәгате 9 доллардан да ким булмаска тиеш. Мисал өчен, дипломлы, лицензияле шәфкать туташына сәгатенә 25 доллар түләнә. Эшләү вакыты, тәҗрибә арткан саен хезмәт хакы да арта. Операция шәфкать туташына Америкада бер сәгатенә 50 доллар түлиләр.  Бездәгедән аермалы буларак, оешма-предприятиеләр иртәнге 9 сәгатьтән кичке сәгать 6га кадәр эшли. Төшке ашка күбесе бүленеп тә тормый икән. 
– Эльвира белән кечкенәдән бик якын дуслар булдык без, бер сыйныфта укыдык. Бәйрәмнәр, туган көннәрне гел бергә үткәрә идек. Шимбә көнне гел өчпочмак пешерә идек, шунысы аеруча истә калган. Казанда укыган вакытларда да аралашу өзелмәде, башкалага бергә киттек. Дустым Казанда Фәннәр академиясендә эшләде. Үҗәт, максатчан булуы белән дә күпләргә үрнәк иде. Бүген безне диңгез-океаннар аерып торса да, ике арадагы дуслыка җилләр тия алмый. Телефоннан сөйләшеп, скайп аша аралашып торабыз. Эльвира –  безнең гаиләдә көтелгән кунак. Тормыш иптәше Айрат белән бик бәхетле пар алар. Өч ел күрешә алмадык. Бу кайтуында сөйләшеп туя алмадык, – ди Мөслимдә яшәүче Гөлшат Мөхәмәтҗанова.
Эльвира тумыштан көдрә чәчле. Ике улы да бөдрә чәчле. Үзләрен дә төп Америка халкыннан аерып булмый диярлек. Эльвира улларын кечкенәдән спортка җәлеп иткән – балалары йөзү, баскетбол түгәрәкләренә йөриләр. Бездә бу нәрсәләр бушка булса, Америкада спорт түгәрәкләренең барысы да түләүле.
– Америка халкы бәйрәмнәрне матур итеп үткәрә белә. 31 октябрьдә зурлап Хеллоуин уздыралар: ишегалларын, йортларны бизиләр, маска-костюмнарда урамнарда йөриләр. Шулай ук Раштуа (Christmas) – Иисус Христосның тууына багышланган христиан бәйрәмен яратып үткәрәләр икән. Рәсми төстә Раштуа Кушма Штатларда 25 декабрьдә  билгеләп үтелә, әмма америкалылар аны берничә көн бәйрәм итә. 4 июль көнне Америка халкы Бәйсезлек көнен каршы ала. Бик матур, оешкан төстә, салютлар белән уза ул. Бу көнне кешеләр дуслары, туганнары белән очрашалар. Бәйрәмне зурлап уздыру матур гадәткә кергән.
Райондашыбыз чит илдә туган ягын сагынып, яратып, татар милләтенең традицияләрен саклап, бик күпләргә үрнәк булып яши. Киләсе очрашуларга кадәр, Эльвира!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев