Материалларны туплау төгәлләнеп килә
Район ветераннар Советы октябрят, пионер, комсомол тормышына багышланган фотоматериаллардан альбом ясау турында игълан иткән иде.
Бүгенге көндә әлеге материалларны туплау төгәлләнеп килә. Илебез тарихында бер гасырдан артык урын алган әлеге оешмаларның безнең тормышыбызда әһәмияте бик зур.
Шәхсән үзегездә яки мәктәп музейларында шундый төр фотодокументлар сакланса, аны альбомны туплау өчен район ветераннар Советына яисә туган якны өйрәнү музеена (Равил Тимкинга) тапшыруыгызны сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев