Мари халкының милли ризыгы
Мари халкының яраткан милли ризыгы коман менланы (катлы тәбикмәк), гадәттә, Уярня бәйрәменә пешерәләр. Аны Надежда ханым Изибаева әби-әнисеннән өйрәнеп калган рецепт нигезендә әзерли.
– Коман менланы төрле төбәктә төрлечә пешерәләр. Өч катлы итеп пешерү киң таралган. Мин үзем ике катлы итеп пешерәм. Камырны кыстыбый камыры кебек ясыйм. Юклык елларында аны арыш, солы оныннан пешергәннәр. Мин беренче яки икенче сорт бодай оныннан әзерлим. Ярты литр җылымса суга он, тәменчә тоз, көпшәкләндергеч, 1 аш калагы үсемлек мае салып, төче камыр басам. Бер йомырка салырга да була, ләкин ул камырны катыра. Әзрәк майонез салучылар да бар. Камырны җәйгәннән соң, таба белән өй мичендә пешереп алабыз.
Икенче кат өчен әчкелтем катыкка бераз сөт, тәменчә тоз, 1 йомырка, кушабыз. Аннары манный ярмасы (карабодай, солы (геркулес), тары ярмасының берсен яки борчак оны алырга да була) салып, яхшылап болгатабыз. Сөт өсте кебек масса килеп чыгарга тиеш. Шул массаны алдан пешкән камыр өстенә җәеп, кабат мичкә куябыз. Өсте саргылт-кызыл төскә керә башлагач, мичтән алабыз да өстенә эретелгән акмай сибәбез. Сөт өсте яксаң да ярый.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев