Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марибүләрлеләр милләттәшләрен җыйды

Авылыбыздагы табыну урынында табыну йоласы үткәрдек. Бу чарага Бикмәч, Усаклык, Минзәлә районының Әтрәкле авыл җирлегеннән, Чупайдан, Яр Чаллы шәһәреннән милләттәшләребез килгән иде.

 Авылыбыздагы табыну урынында табыну йоласы үткәрдек. Корбанга ак бәрән чалдык. Бу чарага Бикмәч, Усаклык, Минзәлә районының Әтрәкле авыл җирлегеннән, Чупайдан, Яр Чаллы шәһәреннән милләттәшләребез килгән иде. Бәрән итен мәктәп директоры Әнисә Изибаева һәм җирле музей җитәкчесе Надежда Изибаева әзерләде. Транспорт белән төп ярдәм итүчеләр Леонид Петряев һәм Руслан Изибаев булды. Табынуда катнашучылар барысы да илгә-көнгә иминлек теләделәр. Валерьян Петряев һәм аның туганнары, Мари Бүләр авыл клубы мөдире Роза Вәлиева, китапханәче Виталий Мухдин милли мәдәниятебезне баетуга, халкыбыз йолаларын саклауга, аларны түкми-чәчми киләчәк буыннарга җиткерүгә зур өлеш кертәләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без мослимлеләр мари халкы милли йола табыну йоласы