Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мари Бүләр авылы халкына 8 мартка яңа күпфункцияле үзәк бүләк иттеләр

7 март көнне Мари Бүләр авылында күпфункцияле үзәк кулланылышка тапшырылды. Бинаны ачу тантанасына район башлыгы Рамил Муллин, ТР Марилар автономиясе җитәкчесе Олег Третьяков килгән иде.

Республика бүләге

Әлегедәй күпфункцияле үзәкләр бүген районның берничә авыл җирлегендә бар. Башка авыллардагы кебек үк Мари Бүләрдә дә ул дәүләт программасы кысаларында сафка бастырылды. ТР Президенты тарафыннан бинаны салу өчен 19 млн сум күләмендә финанс средстволары бүлеп бирелгән иде. Башка җирлекләрдә яңа төзелгән күпфункцияле үзәкләр мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, почта бүлеге кебек төрле хезмәт күрсәтү тармакларын берләштерсә, Мари Бүләрдә балалар бакчасы да үзәк бинасына кертелде. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ачылган әлеге бинаны авыл халкы бәйрәм бүләге итеп кабул итте.

Өметле җирлек

Бинаны ачу тантанасына авыл халкыннан кала, район үзәгендә яшәүче бик күп мөслимлеләр дә килгән иде. Бу, беренче чиратта, әлеге милләт кешеләренең ни дәрәҗәдә дус һәм бердәм булуларын исбатлый. Билгеле, актив кешеләре булган җирлектәге күпфункцияле үзәк тә буш тормас. Балалар бакчасына бүгенге көндә 15 ләп сабый йөри. Почта бүлеге берьюлы 4-5 авылга хезмәт күрсәтә. Сәнгатькә дә гашыйк марибүләрлеләр. Авылның үз йолдызлары - "Поляр кас" ансамбле бар. Спортта да алдынгы алар. Район оешма-предприятиеләре һәм авыл җирлекләре арасында барган XXV кышкы спартакиада уеннарында Исәнсеф авыл җирлеге абсолют җиңүче булды.

Киләчәк якты булыр

Тантанада бинаны салуга өлеш керткән һәркем мактап телгә алынды. Төзелеш эшләрен башкарган "Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы" җәмгыяте эшчеләреннән алып чистарту, төзекләндерүдә катнашкан авыл халкы да рәхмәт сүзләрен кабул итте. Район башлыгы Рамил Муллин исә бу көнне авыл халкына тагын берничә яхшы хәбәр җиткерде: "Киләчәккә планнарыбыз зурдан. Быел, дәүләт программасына кереп, Симәк-Үрәзмәт юлын салуны дәвам итәргә уйлыйбыз. Моннан тыш, авылның ике буасына да капиталь ремонт ясалачак", - диде ул. Рамил Хәмзович клуб мөдире Роза Вәлиевага 100 мең сумлык сертификат та тапшырды. Тантаналы тасма киселгәннән соң, кунаклар тамаша залына юл тотты. Районыбыз үзешчәннәре җырлы-биюле тамаша тәкъдим итте.

Алеся Латыйпова.

Автор фотолары.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев