Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Маргаритадан – самса

Итле камыр ризыгын яратмаган кеше юктыр. Бәлеш, самсаларны хәзер көндәлектә ашарга да гадәтләнеп беттек. Мөслимдә яшәүче Маргарита Идиятуллина самса пешерү рецепты белән уртаклаша.

Кирәкле ингредиентлар: 50 грамм акмай, шул ук күләмдә көнбагыш мае, 200 мл җылы су, 600 грамм он, 10 грамм чүпрә, берәр аш калагы тоз һәм шикәр комы, бер йомырка, 1 кг фарш, 500 грамм суган, тәменчә тоз һәм борыч, бер чәй калагы зира.
Әзерләү тәртибе. Суга тиз эри торган чүпрә, шикәр комы өстибез дә 5 минутка калдырабыз. Акмайны эретеп, аның өстенә көнбагыш мае, тоз һәм йомырка, кабарган чүпрәне салабыз. Катнашмага он кушып, йомшак камыр басабыз. Камыр кулга ябышмаска тиеш. Әзер камырның өстен тастымал белән каплап, ярты сәгать чамасы “ял иттерәбез”.
Эчлек өчен суганны эре кисәкләргә турыйбыз. Шулай итсәң, самса сусыл булачак. Суганны фаршка кушабыз һәм тәмләткечләр салабыз. Самса өчпочмак формасында ясала. Самсаны духовкага тыкканчы майлыйбыз. Бер йомыркага бер аш калагы сөт һәм бер аш калагы көнбагыш маен салып болгатабыз һәм шушы масса белән самса өсләрен йөгертеп чыгабыз. Матурлык өчен өстенә кунжут та сибәргә була. 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 30-35 минут пешерәбез. Пешеп чыккач, йомшарсын өчен самсаларны 10 минут чамасы тастымал белән каплап торабыз. 
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев