Марат Сафиуллин: Бу-Советлар Союзы таркалуы масштабындагы кризис
Хәзерге вакытта Россия икътисадында нефть бәяләре төшү һәм коронавирус пандемиясе таралу фонында барган вакыйгалар масштабы буенча СССР таркалуга тиң
Шундый фикерне КФУның икътисади һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сафиуллин әйтте.
Ул билгеләп үткәнчә, ил җитәкчелеге тарафыннан бизнеска һәм халыкка ярдәм итү чаралары якынча характерда. Эчке һәм тышкы икътисади элемтәләрне җанландыру буенча башка адымнар да алар артыннан иярергә тиеш.
Сафиуллин сүзләре буенча, ил һәм республиканың гади халкына бу ситуациядә үз чыгымнарын оптимальләштерергә һәм экономия режимын кертергә кирәк.
Источник https://www.tatar-inform.ru/news/business/28-03-2020/marat-safiullin-eto-krizis-masshtaba-razvala-sovetskogo-soyuza-5732157
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев