Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов Конституциягә төзәтмәләр турында: хезмәт кешесе бай яшәргә хокуклы

Конституциягә төзәтмәләрдә хезмәткә түләүнең билгеләнгән тәртибе һәм ел саен пенсияләрне индексацияләү уңай чагылыш табачак. ТР Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов әнә шундый фикер белән уртаклашты.

"Әлбәттә, мин төзәтмәләрне хуплыйм. Россия-гаять зур табигый байлыклары булган ил, хезмәт кешесе монда яшәргә хокуклы", - дип билгеләп үтте Әхмәтов.

Мондый таләпләрне илнең Конституциясендә беркетү хакимият вәкилләренә өстәмә җаваплылык йөкли.

"Конституция дәүләткә шундый йөкләмәләрне йөкли икән, дәүләт башкарма хакимият йөзендә Конституция таләпләрен үтәүнең бернинди сәбәпләренә дә карамастан, даими рәвештә күзәтеп торырга тиеш булачак", - дип ассызыклады депутат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев