Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

МАРАТ КӘБИРОВ: "БЕР 10-15 ЕЛДАН БЕЗНЕҢ ТЕЛДӘ КИТАП УКЫРЛЫК АДӘМ КАЛМАЯЧАК, Ә БЕР 150 ЕЛ УЗУГА ҖИРДӘ ЯШӘҮЧЕ МИЛЛӘТЛӘР ИСЕМЛЕГЕННӘН БӨТЕНЛӘЙ ЮГАЛАЧАКБЫЗ"

Татар әдәбиятында антиутопия жанрындагы әсәрләр бик аз. Аларның иң мәшһүре - Гаяз Исхакыйның "200 елдан соң инкыйраз" әсәре. Анда татарларның XXII гасырда юкка чыгулары сурәтләнә. Марат Кәбировның "Китап" романы антиутопия жанрындагы татар романы. "Интертат" укучыларын шушы китап белән таныштыра. Язучы үзенең бу әсәрен "роман-кисәтү" дип атый. "Китап"ның төп геройлары -...

Татар әдәбиятында антиутопия жанрындагы әсәрләр бик аз. Аларның иң мәшһүре - Гаяз Исхакыйның "200 елдан соң инкыйраз" әсәре. Анда татарларның XXII гасырда юкка чыгулары сурәтләнә. Марат Кәбировның "Китап" романы антиутопия жанрындагы татар романы. "Интертат" укучыларын шушы китап белән таныштыра.

Язучы үзенең бу әсәрен "роман-кисәтү" дип атый. "Китап"ның төп геройлары - татарлар. Вакыйгалар техник яктан зур алга киткән җәмгыятьтә бара. Ул кешеләрнең тормыш-яшәеш алып барыр өчен бөтен әйберләре дә бар, алар прогресс ягыннан алга киткән җәмгыятьтә яшиләр кебек. Алар өчен барысын да акыллы роботлар эшли. Әмма бу җәмгыятьтә китап тыелган.

Марат Кәбировның бу әсәрен Рэй Брэдбериның "Фарангейт буенча 451 градус" әсәре һәм "Матрица" фильмыннары белән чагыштырулар булды. "Фарангейт буенча 451 градус" әсәрендә китапларга каршы көрәшүче җәмгыять сурәтләнә. Ә "Матрица"да роботлар идарәсендә дөнья турында сүз бара. Марат Кәбировның әсәрендә боларның икесе дә бар - китаплар тыелган, роботлар идарәсендә җәмгыять. Иң кызыгы - югарыда мисал итеп китерелгән әсәрләр чит ил тормышы булса, "Китап"та сүз татар халкы турында бара. Бер караганда, "Китап"тагы геройларга бик рәхәт кебек - алар өчен барысы да роботлар эшләп бирә. Әмма алар җаннарына тынгы таба алмый нидер эзләнә. Эзләнә торгач, моның сәбәбенә акрынлап төшенәләр дә кебек. Акылга килер өчен аларга китап ярдәмгә килә. Китап бердәнбер данәдә генә, әмма анда дөньяның ни өчен бу хәлгә төшүе турында мәгълүмат яшеренгән.

"Сез китапсыз, язучыларсыз, китап укучыларсыз калган дөньяны күз алдына китерә аласызмы? Мин шуны күзалларга тырыштым бу романда", - дип сөйләде Марат Кәбиров безгә.

- Нәрсә этәрде шушы китапны язарга? Нишләп "Телевизор" дигән, кешеләр телевизорсыз калган заман турында роман язмадыгыз?

- Хәзер бит инде кеше бик уку ягында түгел кебек. Уйларга, укырга иренә торганрак буын барлыкка килде, шул этәргеч булгандыр.

- Китапсыз дөнья ул коточкыч дөньямы соң инде, әллә бәхетлеме?

- Бәхетле дөнья.

- Бәхетле дөнья? Алайса, бу роман-утопия?

- Анда шулхәтле рәхәт яшиләр.

- Укыйсы юк?

- Укыйсы юк. Уйларга кирәкми.

- Хөкүмәткә дә җайлы - язучыларга акча түлисе юк, димәк?

- Дәүләт акчасына китаплар чыгарасы, премияләр бирәсе юк. Гомумән проблема юк. Шул рәхәткә чыккан дөнья турында.

- Киләчәктә юкка чыгарга мөмкин бүтән өлкәләр турында китап язарга ниятегез юкмы? Мәсәлән, "Газета" дигән.

- Исәп бар. Аларның юкка чыкканнарын көтеп йөрим.

- Китап юкка чыкмады бит әле. Әллә чыктымы?

- Юкка чыгуга юл алган. Китап юкка чыга икән, акрын гына башкаларын үз артыннан сөйри бит инде ул. Китап бит инде әдәбият кына дигән сүз түгел. Аңа фәне дә кергән -физикасы, математикасы, химиясе. Бу инде белемсез, гыйлемсез, мәдәниятсез, фәнсез калган дөнья сыманрак килеп чыга.

- Ә үзегезнең китапка мөнәсәбәтегез нинди? Сезнең өчен ул китап нәрсә?

- Нәрсә икәнен мин әйтә алмыйм. Нәрсә эшләтергә кирәген генә беләм. Китап юк икән аны язарга, бар икән - укырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев