Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Маникюр, педикюр гына димәгез

Үз хокукларын һәм бурычларын белгән очракта матурлык салонында күрсәтелгән хезмәттән файдаланучы төрле хәлләрдә үзен яклый ала

Кулланучыларга чәчтараш, маникюр, педикюр, тырнак “үстерү”, косметика хезмәтләре күрсәтүче оешмаларга түбәндәге законнар һәм норматив  документлар таләпләрен төгәл үтәү зарур: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы, “Халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләре” РФ Хөкүмәте карары, “Чәчтараш һәм косметика хезмәтләре күрсәтүче коммуналь-көнкүреш оешмаларының урнашу, җиһазлау, тоту һәм эш режимына санитария-эпидемиологик таләпләр”, “Көнкүреш хезмәтләре. Чәчтараш хезмәтләре. Гомуми техник шартлар”.

Үз хокукларын һәм бурычларын белгән очракта матурлык салонында күрсәтелгән хезмәттән файдаланучы төрле хәлләрдә үзен яклый ала. Иң мөһиме – “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законны үтәү һәм дөрес куллану. Закон сатучыларга, башка төрле хезмәт күрсәтүчеләргә күрсәтелгән хезмәтнең сыйфаты өчен җаваплылыкны билгели. Әйтик, маникюр ясаган вакытта тырнакларын каплаган лак ике атна торырга тиеш булып, икенче көнгә үк кубып төшсә, клиент закон нигезендә үз хокукларын яклый ала. Кагыйдә буларак, матурлык салоннары маникюр өчен бернинди дә гарантия бирмиләр. Иң мөһиме – күрсәтелгән хезмәт өчен моны раслаучы документ алу. Ул касса яисә товар чегы булырга мөмкин. “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гызакон клиент хезмәтнең тиешенчә күрсәтелмәве белән бәйле таләпләрен куя ала, әгәр ул таләп гарантия срогында куелса, гарантия срогы билгеләнмәгән очракта – канәгатьләнерлек срок (разумный срок) хезмәт күрсәтелгәннән соң ике ел эчендә, диелә. Маникюр мәсьәләсендә канәгатьләнерлек срок төшенчәсенә, кызганыч, законда анык кына аңлатма бирелми. Димәк, бу срокны клиент үзе билгели ала. Шул ук вакытта тырнактагы лак ике-өч көннән дә куба, маникюрның кайбер төрләрендә ике-өч атнага да түзә.

Нәтиҗә – кулланучыга физик яисә матди зыян китергән матурлык салоны барлык процедураларны үз хисабына башкарырга бурычлы.

Эльвира Милочкина,

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев