Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Малыңа хуҗа булмасаң...

Район Башкарма комитетының административ комиссиясе утырышында сигез административ беркетмә каралды. Алар Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.6 маддәсе каралган хокук бозулар, ягъни тиешсез урында чүп ташлаган һәм малларны караучысыз һәм рөхсәт ителмәгән урында йөрткән өчен төзелгән.

Мөслим, Вәрәшбаш, Иске Вәрәш, Тойгелде, Тат. Бүләр һәм Нарат Асты авылларында яшәүче физик затларга, 2 мең сумнан алып, 3500 сумга кадәр административ штраф салынды.

Штрафны карар закон көченә кергән көннән башлап, 60 көннән дә соңга калмыйча, түләргә кирәк. Түләү кәгазьләрен район Башкарма комитетының административ комиссиясе сәркатибенә тапшыру сорала. Административ штраф түләнмәгән очракта, карар район суд приставлары хезмәтенә җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев