Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Малларны роботлар карый

2400 савым сыерына исәпләнгән комплекста 18 робот эшли.

“Август-Мөслим” агрофирмасының терлек­челек комплексында 2300гә якын мөгезле эре терлек тәрбияләнә. Гади сыерлар­дан ике-өч тапкыр күбрәк сөт бирүче голштино- фриз токымлы сыерлар Германиядән кайтарылган. Маллар беренче бозаула­рын да китергән.

“Мондый фермалар Татар­станда, бәлки, Россиядә дә санаулы гына”, – ди Үрәзмәт терлекчелек комплексы җитәкчесе Антон Яйценко. Ферма тулысынча роботлаш­тырылган! Бәйсез ысул белән тәрбияләнүче маллар савым аппаратына үзләре килә. Ро­бот сыерның җиленен юа һәм сава. Шул ук вакытта экран­га сыерның кушаматы, яше, күпме сөт бирүе (хәтта һәр җилендәге сөт күләме!), сөтнең товарлылыгы, куелыгы турын­да мәгълүмат чыга. “Малның паспорт мәгълүматлары (белгечләр аны шулай дип йөртә) сыерга беркетелгән чип аша алына”, ди Антон Яйцен­ко. Савылган сөт 30 тонналы танкларга җыела. Танкларда сөтнең нинди температурага кадәр суытылуы, сөттән буша­ган савытның ничек юылуы һ.б. мәгълүматлар саклана. Су­ытылган сөтне иртән һәм кич тапшыралар.

Һәр сыер көненә уртача 33 литр сөт бирә. “56 литрга кадәр сөт бирүче сыерлар да бар”, – ди “Август-Мөслим” аг­рофирмасы генераль директо­ры Азат Нәҗметдинов. Мал­ларны ашату өчен азыкны аг­рофирма үзе җитештерә.

– Быелгы җәйдә күзәтелгән аномаль эсселек, яңгырлар булмау планлаштырыл­ган күләмдә азык әзерләргә мөмкинлек бирмәде. Әмма безнең узган елгы азык запа­сы бар, кыш чыгарга да җитә, башка хуҗалыкларга сату мөмкинлеге дә бар, – ди Азат Нәҗметдинов.

Азыкка төрле кушылмалар­ны гына сатып алалар. Мал­ларга күпме күләмдә нәрсә ашатырга кирәклеге компью­терларга кертелгән. Азык­ны роботлар тарата. Маллар тараткан азыкны да янәдән терлекләр алдына 2 сәгать саен роботлар этеп йөри. (Соңгы арада популяр бул­ган тузансуырткыч роботның зуррак варианты, дип өйтергә кирәк.) Мал астын да роботлар чистарта. Алай гына да түгел, кояш ныграк кыздыра баш­ласа, тәрәзәләрдәге пәрдәләр автомат рәвештә төшә һәм җилләтү системасы кушыла! Фермада малларга массаж яса­учы (сыртын кашучы) робот­лар да бар! Биредә җәмгысе 18 робот эшли! Роботлаштырыл­ган дигәч тә, биредә 82 кеше хезмәт куя. Эш сәгате 7.00дә башлана, әмма комплекс тәүлек әйләнәсе эшли.

К о м п л е к с т а г ы сыерларның мөгезсез булуы гаҗәпләндерде. Бозау ва­кытта ук малларның мөгез урынына махсус катнаш­ма сөртәләр икән. Нәтиҗәдә мөгезләр төшә. “Маллар бәйсез ысул белән тәрбияләнгәч, төрле җәрәхәтләр алмас өчен мөгезләрнең булмавы хәерлерәк”, – дип аңлатты белгечләр. Тояклар да махсус катнашма белән эшкәртелә. Бусы бактерия-микроблардан саклану өчен эшләнә.

Яңа туган бозауларны ае­рым боксларга урнаштыра­лар. Бозаулар башта – сөт, ан­нан ясалма сөт белән туклана. Сөт продукцияне җылытырга да, аертырга да сәләтле бул­ган “сөт таксиенда” сакла­на. 15 көннән соң бозауларны төркемнәргә аералар. Бозау­ларны тудыру бүлеге оператор­лары карый. “Тәүлеклек үсеш 1-1,100 килограмм тәшкил итә”, – ди Азат Нәҗметдинов. Үгез бозаулардан атна-ун көн эчендә “котылырга” тырыша­лар, фермерларга яки шәхси хуҗалыкларга саталар, чөнки комплекс сөт җитештерүгә һәм реализацияләүгә корылган.

Комплексның икенче чи­раты әле төзелеп кенә килә. Тулысынча роботлаштырыл­ган беренче өлештән аерма­лы буларак, икенче чират­та кул хезмәтенә дә зур урын биреләчәк һәм биредә 1200 са­вым сыеры тәрбияләнәчәк.

Римма Афзалова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев