Мактап кеше бозыламы?
Балаларның тырышлыгы, эш сөючәнлеге, миһербанлылык ата-ана үрнәгеннән килә. “Син болай эшлә, яхшы бул”, дип кенә тәрбия бирү мөмкин түгел. Бала, нәрсә күреп үссә, шуны җанына сеңдерә. Гаиләдә эш ярату, татулык, бер-береңне хөрмәтләү бар икән, димәк, балалар да шуны кабатлаячак.
Балаларның тырышлыгы, эш сөючәнлеге, миһербанлылык ата-ана үрнәгеннән килә. “Син болай эшлә, яхшы бул”, дип кенә тәрбия бирү мөмкин түгел. Бала, нәрсә күреп үссә, шуны җанына сеңдерә. Гаиләдә эш ярату, татулык, бер-береңне хөрмәтләү бар икән, димәк, балалар да шуны кабатлаячак.
Кечкенә чакта әти-әниләренең: “Урамга чыкма, тизрәк кайт! Дәресеңне әзерлә!”– дигән сүзләренә каршы: ”Мине чиклиләр, миңа ирек бирмиләр,”– дип уйлый бала. Без, ата-аналар, үзебез зур хата җибәрәбез. Әгәр бала шук икән, күбрәк уйный, хәрәкәтчән икән, берәү дә: “Нигә минем бала шундый юньсез,” – дип уйлый күрмәсен.Тәңребез һәр ата-анага тиешле баласын бирә. Әгәр ата-ана ялкаурак икән, Аллаһы аңа шуграк бала бирә. “Ни өчен бу бала миңа диванда гына ятарга ирек бирми?”– дибез. Хәрәкәтчән, шаян балага кычкырабыз. “Тик тор, йөгермә, уйнама!”– дибез. Ни өчен? Бу бала безне тынычлыкта калдырсын өчен. Безнең ял итәсе килә. Без – ялкау. Без бит балалар алдында җитәкче. Шулай итеп аны боектырабыз. Шуннан бала тумыштан бирелгән яхшы, уңай сыйфатларыннан арына башлый, үзгәрә, боега, ә боек бала ул гомер буе рәнҗетелеп яши. Кимсетүләрне азрак кичергән бала гына үзенең кешелек дәрәҗәсен яхшырак белеп үсә.
Ә менә безгә, сугыш чоры балаларына, ачлык-ялангачлык, бер телем икмәккә тилмереп үскән чорда да, әниләр безнең халкыбыз йолаларын, гореф-гадәтләрен, халык әйтемнәрен кулланып, әдәпле, әхлаклы булырга өйрәттеләр. “Шау-шулы йорттан бәрәкәт качар”, – диләр иде. Шул сүз күпме кешене тыеп торган, җыеп торган, күпме бәрәкәтне саклаган. “Утка төкермә – иренең кутырлар”, “Коега төкермә – суын эчәрсең”, – дип табигатькә төкереп карамаска, “Яман кешедән ярты кашык аш калыр”, – дип, ашны калдырмаска, “Исраф итсәң, гөнаһ“, – дип куркытып, “Кадерләсәң савап”, – дип кызыктырып, икмәкне олыларга өйрәттеләр. “Кояш чыкканда бәхет өләшәләр, йоклап калырга ярамый”. Без йокыдан иртә торырга өйрәнеп үстек. “Әйбер тапсаң, алма, хәрам мал килешми ул, үзең зурракны югалтырсың”, – дия иде әткәй. Бу да намусны югалтудан саклаган. “Эшләгән җирдә озак яшәр, ялкауның гомере кыска булыр” кебек тылсымлы сүзләрне ишетеп, без эшчән, әхлаклы булып үстек.
Инде мактауга күчик. Чөнки темабыз шул. Билгеле булганча, тәрбия өлкәсендә өч алымнан файдаланалар: аңлату, төшендерү; мактау, дәртләндерү; җәзага тарту. Тәрбия методы буларак, мактау алымы үзенең нәтиҗәлелеге ягыннан җәза бирү ысулыннан күпкә өстен тора. Уку-укыту тәҗрибәсеннән чыгып, шуны әйтергә була: каты шелтә (һаман үзгәрмисең, мәктәптән яки эштән күптән куасы иде, син кеше түгел һ.б) алган кешенең эш темпы нык кими, ә кайберәүләр бөтенләй югалып кала, үзенә кул салу очраклары да күзәтелә. Шуның өчен җәзага тартканчы, аның нәтиҗәсен күз алдына китерергә кирәк. Сине эт дип сүксәләр, эт булып өрә башлавыңны сизми дә калырсың. Хәтта сабыйлар да мактаганны, ачуланганны белә. Җылы сүз ишетсә, шатлана, кулларын чәбәкли, күгәрчендәй гөрли башлый.
Гади генә алымнар, гади генә таләпләр. Ләкин тәрбия системасы шулардан формалаша. Мәсәлән, ниндидер белгечлек алу өчен, урта белем алганнан соң, 5-6 ел укырга кирәк.
Ә бала тәрбияләргә өйрәтүче уку йортлары юк. Элегрәк тәрбия мәктәбе ролен халык традицияләре үтәгән. Халкыбыз традицияләренең нигезендә балага ихтирам ята. Бездә баланы физик җәзага тарту булмаган, чөнки кыйналып үскән бала куркак, икейөзле, кансыз була. Өлкәннәрне ихтирам итү тәрбиянең үзәгендә булган. Тагын бер мөһим чара – ирләрнең гаилә башлыгы була белүе. Кайбер яшь аналар бу традицияне санга сукмаска тырышалар. Хәтта балаларын атасына каршы куюга кадәр барып җитәләр. Әмма килә бер көн, бала анасын да тыңламый башлый, шуннан соң җәза ысулын кулланмакчы булалар. Инде соң була, поезд киткәч, нәтиҗәсе дә аяныч булуы мөмкин.
Мактауны, җылы сүзне һәркем ярата. Мактау хатын-кыз өчен аеруча әһәмиятле. Ул табигатьтән килә. Ләкин моны ир-атлар гына аңлап бетерми. Шушы уңайдан В. Шукшинның бер хикәясе искә төште. Карчык төн утырып киявенә хат яза: “Бердәнберемне –кызымны какмыйсың-сукмыйсың. Моның өчен рәхмәт. Ләкин телеңне кызганасың, ахрысы. Хатыныңа тәмле-татлы сүзләр әйтсәң, телең корыр иде мени? Картым да шулай йомык булды. Гомер буе җылы сүз әйтә белмәде”. Тагын бер язмасының герое үләр алдыннан хатынына болай ди: “Мин сине яратып яшәдем. Әмма сиңа булган хисләремне тирән яшердем. Иркәләсәм, бозылырсың дип курыктым”. Безнең татарларда да шундыйрак гадәт бар. Ләкин мактаганнан, сөю сүзләреннән хатын-кыз бозылмый – бәлки, канатлана, матурая, мәрхәмәтләнә генә.
Язмамның соңында шуны әйтәсем килә: урынлы мактаудан беркем дә, шул исәптән балалар да бозылмый. Киресенчә, мактау сүзләре уңай хисләрнең тамырын ныгыта. Ә бу – бик мөһим. Кешене мактау түгел, гамьсез иркәләү боза. Яхшыдан үрнәк алып, начардан гыйбрәт алып, яманнан тыелып, яхшыга сыенып, гайбәтләрдән өстен булып, бер-беребезгә кадер-хөрмәт белән, кирәк икән мактау сүзләрен кызганмыйча, яхшылык кылып кына яшәсәк иде.
Әския Әхмәтшина.
Мәлләтамак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев