Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ләйсәннән – чүлмәк ашы

Итле-бәрәңгеле ри¬зыклар иң тәмлеләрдән санала. Райондашы¬быз Ләйсән Харисова¬дан чүлмәктә пешкән итле бәрәңге рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиент­лар: 400 грамм сыер ите, уртача зурлыктагы бер баш суган, 6-8 данә бәрәңге, ике тырнак сарымсак, 2 аш ка­шыгы томат пастасы, кыз­дыру өчен көнбагыш мае, тәмләткечләр (ярты чәй ка­лагы тоз һәм кара борыч, бер данә лавр яфрагы), су.

Әзерләү тәртибе. Суган белән кишерне кыздыра­быз. Бераздан аңа томат па­стасы салабыз һәм тагын бераз пешерәбез. Әлеге кат­нашманы бер тәлинкәгә бу­шатып, алып куябыз. Шул ук табада 5-7 минут чама­сы итне кыздырабыз. Ит өстенә вак итеп туралган сарымсак салып, тагын бераз кыздырабыз. Итне һәм шакмаклап туралган бәрәңгене, суган белән кишерне чүлмәкләргә бүлеп салабыз. Тоз, борыч сибәбез. Чүлмәкләргә су һәм берешәр лавр яфрагы салабыз. Чүлмәкләрдәге итле бәрәңгене 190 гра­дускача кызган духовка­да 1-1,5 сәгать пешерәбез. Табынга ваклап туралган укроп сибеп бирәбез.

Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев