Ләйлә Фазлеева: үз-үзен изоляцияләүче кешеләргә больничный биреләчәк
Ул шулай ук коронавирус симптомнары барлыкка килгән очракта, татарстанлыларны үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, шунда ук табиб чакыртырга чакырды.
Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләүче кешеләрнең больничный битләре биреләчәге турында карар кабул ителде. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
"Әгәр сез үзегезне начар хис итәсез икән, сезнең югары температура, ютәл бар икән табиб чакыртырга кирәк. Ә больничный бите шундый авыруларга бирелә башлый. Республикада шундый карар кабул ителә", - дип билгеләп үтте Фазлыева.
Ул шулай ук коронавирус симптомнары барлыкка килгән очракта, татарстанлыларны үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, шунда ук табиб чакыртырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев