"Батыр егет, уңган кыз" бәйгесе
Катнашучылар үз сәләтләрен видеолар аша күрсәткәннәр.
30 майдан 2 июньгә кадәр Мөслим районының җирле “Ак калфак” бүлекчәсе, Мөслим муниципаль районы Көрәш Федерациясе шушы авылда яшәүче 10-16 яшьлек балалар арасында "Батыр егет, уңган кыз" бәйгесе үткәргән. Конкурс 3 этапта һәм онлайн оештырылган.
Катнашучылар үз сәләтләрен видеолар аша күрсәткәннәр.
Видеоларны бәяләгәндә, жюри әгъзалары иҗади якын килү, саф татар телендә сөйләү, теманы тулысынча ачу, сыйфатны да исәпкә алганнар.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Язилә Хәсәнова "Җирлекнең иң уңган кызы" титулына ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев