Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлмәт районында янгында ике кеше һәлак була

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Бүген 5.47 сәгатьтә янгын сагы чакыру номерына Әлмәт районының Добромыш авылында йорт яна дигән хәбәр килде.

Беренче булып янгын урынына 77 нче ПСЧ хезмәткәрләре килде. Алар ачык яну юк, дип ачыклаганнар, әмма йорт диварлары янган. Өй эчендә башта бер мәет , аннан тагын бер мәет табылган. Янгын нәтиҗәсендә 52 яшьлек ир-ат һәм 15 яшьлек яшүсмер үлә.

Янгын мәйданы 10 кв. метр тәшкил итте. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/30-06-2021/lm-t-rayonynda-yangynda-ber-zur-keshe-m-yash-smer-lak-bula

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев