Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкән яшьтәгеләр өчен берничә киңәш

1. Ай дәвамында көнгә өч тапкыр Кытай лимоннигының 20-30 җимешеннән төнәтмә ясап эчегез. 2. Атеросклероздан саклану өчен, 1:1 нисбәтендә ясалган суган белән бал катнашмасын кабул итәргә була. Көнгә биш тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабып куярга.

3. Җәй буена каен һәм җир җиләкләренең җимеш һәм яфракларыннан, чәчәкләреннән чәй ясап эчегез.

4. Организм хәлсезләнгәндә, тузганак яфракларыннан салат ясап ашагыз.

5. Фикерләү сәләтен арттыру һәм хәтерне яхшыртуөчен, ризыккамөшкәтчикләвеге,имбир, дарчин (корица), кардамон, канәфер, зәгъфран (шафран) тәмләткечләрен кушыгыз.

6. Өлкәнәйгәч, хәрәкәтләнү кими, шул сәбәпле эч кибү күзәтелергә мөмкин. Кичке ашка 1 сәгать ; кала, эре итеп тарттырылган ярманы ачыган сөт белән ашарга кирәк.

7. Күз күремен, колакның ишетү сәләтен арттыру, йөрәкнең эшчәнлеген яхшырту өчен, роза чәчәге таҗларын чәй итеп эчәргә кирәк.

8. Йокыгыз татлы булсын өчен, үләннәрдән ясалган мендәрдә йокларга гадәтләнегез.

9. Майлы һәм кыздырылган ризыклар ашамагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев