Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лилия Садриева: “Мин тизлек яратам”

14 апрельдә “Ык буе шагыйрәсе” Лилия Садриева “алтын чоры”на аяк басты.

Юбилеен купшы сүзләрсез, тый­нак итеп каршы алды Лилия ханым. Шаулап йөрүне сөйми ул. Шулай да нәкъ менә туган көнендә халык ал­дында котлау, күңелдәгесен әйтү мөмкинлеген тапты җирлегебез җитәкчеләре. Аккалфаклылар җыенында ихлас тәбрикләү сүзләре җиткерелде Лилия Яссировнага.

Гомер үтә диеп уфтанмыйбыз,

Бик-бик ерак әле көзләргә.

Безгә язлар гомер бүләк иткән,

Яз кояшы күчкән йөзләргә.

Картаю хас түгел безләргә,

Ерак әле, ерак көзләргә,

– ди шагыйрә үзе турында.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берле­ге әгъзасы, йөзгә якын сценарий, алты йөздән артык шигырь, егермегә якын җыр, ике китап авторы, Бөтендөнья татар конгрессының Мөслим җирле оешмасы җитәкчесе, “Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, “Казанның меңьеллыгы” истәлек медале иясе Лилия Садриева­ны элекке хезмәттәшләре – район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре кунакка дәште. Истәлекләргә, хатирәләргә бай булды кичә.

Лилия ханымны нәрсә бәхетле иткән? Бертуган сеңлесе Ләйлә Баяно­ва белән бергәләп Дусайда җиде бала­лы гаиләдә бәхетле балачак кичергән вакытлары турында ихлас яратып тыңлады тамашачылар. Беренче бәхете – илһам бирерлек табигате булган Дусай авылында тууындадыр.

– Дусай бакчасында үскән 7 мең алмагачның без генә белгән иң тәмле алмалы өч төп агачы бар иде. Берен­че чыккан кузгалаклар, Кәҗүннийнең кура җиләкләре, Казанчы тавына кадәр җәяү барып җыйган җир җиләге, каен җиләге, һичшиксез, безнеке булырга тиеш. Озын елга буендагы шомыртлык­та агач башыннан төшмәдек. Көн саен берәр чиләк шомырт җыя идек, – дип искә алды Ләйлә ханым.

Икенче бәхет – яшәгән дәвердәдер. “Бер ягыбызда – унбер бала, каршы якта – биш, икенче якта җиде бала бергә уйнап үстек. Барысы да безнең ишегалдында булыр иде. Яхшы күңелле әбекәйләр тәрбиясе алып үстек”, – ди Лилия Яссировна үзе бу чор турында.

Өченче бәхет – ишле гаиләнең тату­лыгында, гаиләдәге һәр кешене тигез күрүдә. Күршеләр белән дус-тату яшәүдә. Лилия ханымның бу сыйфаты әле дә са­клана: барган җиреннән күчтәнәчсез кайтмый, һәрбер якын кешесенә күчтәнәчтән өлеш чыгара белә ул.

Тагын бер бәхетне әткәй- әнкәйләренең юмарт, киң күңелле бу­лып, кешеләргә ярдәм итеп яшәвендә күрә шагыйрәбез. “Тиктормас чикерткә” Лилиянең ике көн элек игезәк кызлар тудырган әнисе янына җиде километр араны үтеп больницага килүен, Яссир абыйның шунда арыш капчыгы туты­рып алма алып төшүен Роза Низамова күз яшьләре аша искә төшерде.

– Ул тизлекне яратучы гына түгел, ул – ураган, ул – цунами! Китапханәчеләр – башка килгән фикерне булдыра алган кадәр тизрәк башкара торган кешеләр. Аның белән бергәләп бик күп кичәләр, очрашулар үткәрдек. Ярдәмләшеп эшләдек. Китапханә – туган йортыбыз кебек. Иҗтимагый совет, ветераннар советы белән дә тыгыз элемтәдә хезмәт куйдык. Өлкәннәр биредә күңелләренә җылылык, рәхәтлек җыеп китәләр иде. Беркайчан да бирешә торган кеше түгел Лилия. Ул һәрчак алга карап яши, – диде ул.

“Узган гасырның 80нче елларында Мөслимдә бер күбәләктәй кыз күренә башлады”, – дип сөйли башлады Фоат Садриев. Юка гына гәүдәле, һәрвакыт елмаеп торучы, очып кына йөрүче кызның энергиясенә соклануын яшер­ми Фоат ага.

– Лилия – табигать баласы. Ул ару­ны белми. Күп булып үскән җирдә бала­лар бер-берсенә энергия биреп яшәгән. Күпбалалы гаиләдә үсүнең зур өстенлеге шундадыр да. Менә шулар барысы да шагыйрә Лилияне “ясаган”. Аның поэзи­ясе менә шушы табигать, шушы кешеләр турында. Артык әйбер юк анда. Ул бер­кемне дә кабатламый. Тормыш ачысы аның поэзиясенә җитдилек алып кил­де, халык язмышын кайгыртуны өстәде. Бүген Лилия уңышлы бизнесмен да. Ул туктаусыз хәрәкәттә, ашыга, кешеләргә ярдәм итеп яши. Эше күп, соңарган ва­кытлары да бар, әмма аны ачуланып булмый. Аның аурасы шундый. Һәм без аны аңлыйбыз. Безгә аның белән яшәү рәхәт! Без аңардан көч алабыз, – диде ул юбиляр турында.

Лилия ханымны шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов, иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов, үзәк китапханә мөдире Айсылу Мадьярова да котлады. Авыл китапханәчеләре Людмила Игошева, Динә Романова, Гөлнур Мирзаянова Л.Садриеваның шигырьләрен укыды, Эльвира Мәгалимова кичәне алып бар­ды, Гөлназ Шәмси, Нурия Бәхтегәрәева, Галия Фәрхетдинова истәлекләре белән бүлеште.

Лилия ханым шигырьләрен укы­ганда аңа сокланмаган кеше юктыр. Җырдай агылучы 500 шигырен яттан белә ул. Аның хәтеренә таң калырлык. Ә хәтерен ул чарлап тора икән. Сере белән дә бүлешкәне бар: көн саен бер строфа булса да шигырь ятларга кирәк.

Шигърият сөюче дусларына, хезмәттәшләренә, тамашачыларга их­лас рәхмәтен җиткерде шагыйрәбез. Яшь калу серләре белән дә бүлеште. Менә аның кайберләре:

– Мин шулхәтле бәхетле! Мин әле ба­лаларыма кирәк, туганнарыма – терәк.

– Яшь, матур булып калыйм, рәхәт итеп яшим, дөньяда алда барам, дисә, кеше дөньяны аңларга, аннан калышма­ска, башкалар шатлыгына сөенергә һәм күңелендә кер булмаска тиеш!

– Сәхнә яратам, кешеләрне яратам. Сез дә кешеләрне яратыгыз! Күңелегездә кешеләргә урын булсын!

– Аралашу, сөйләшү миңа һава кебек кирәк. Кеше белән аралашудан тәм, ямь табам. Менә шуның белән яшим мин.

Мөслим каеннарының яктылыгын, юкәләренең татлы исен шигырьләренә күчергән, көмеш чишмәләрнең челтерәвен, бормалы Ык дулкынна­рын татар дөньясына таныткан, Ду­сай авылы исемен дөньяга ишеттергән шагыйрәбез белән Мөслим халкы хаклы рәвештә горурлана. Язасы әсәрләрегез республиканы шаулатырлык булыр, дип ышанабыз. Проза өлкәсендә дә уңышлар юлдаш булсын сезгә, Лилия Яссировна.

Алтмышка да җиттек... Алтмыш тапкыр

Абынсак та торып йөгердек.

Иңгә өеп авыр тормыш йөген,

Сыгылмыйча тартып йөредек.

Әй гомерләр...

Хәзер язлар язлар төслемени,

Яңгырлар да яумый безнеңчә.

Без үткәргән гомер гел башкача,

Әйтерсең лә узган ул кичә.

Ул балачак, яшьлек үзе генә

Ничә гомерләргә торырлык.

Бүген исә мәнсез дөньялыктан

Башларыңны ташка орырлык.

Без бит инде шаян балачакны

Яланнарда уйнап калдырган.

Агач клубларның идәнендә

Бии-бии аяк талдырган.

Без идек бит чын ярату белән

Янучылар сөю-ялкында.

Эх, сөйләргә иде дөньясына

Безнең яшьлегебез хакында.

 

Гөлназ Җәлилова.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев