Могҗизалы чәчәкләр остасы
Кышкы кояш нурлары астында да балкып утыручы, салкыннарга бирешмәүче әлеге чәчәкләрне ясалма димәссең дә, кул җылысы тамган гөлләр үзгә бер матурлык белән балкый.
Лицейның 3нче сыйныф укучылары өчен дүшәмбе көнне гадәти булмаган дәрес үткәрелде. Чәчәкләр, фоамиран кәгазеннән әллә нинди матур эшләнмәләр ясаучы райондашыбыз Лилия Галиева укучыларны чәчәк ясау серләренә төшендерде. Чәчәкләр ясау белән ике еллап шөгыльләнгән Лилия бу көнне малайлар һәм кызлар белән ләлә чәчәкләре ясады.
Кышкы кояш нурлары астында да балкып утыручы, салкыннарга бирешмәүче әлеге чәчәкләрне ясалма димәссең дә, кул җылысы тамган гөлләр үзгә бер матурлык белән балкый.
Лицейда мондый мастер-класслар даими үткәрелеп тора. Шушы көннәрдә генә укучылар түбәтәй ясау, бисер белән чигү серләренә дә төшенгәннәр. Балаларның бирелеп, 8 мартка якын кешеләренә чәчәкләр ясавын күреп, сөенеп кайттык. Матурлыкны күрә белүче малайлар һәм кызларның күңелләре дә матурлыкка омтыла, димәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев