Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лэнд-арт фестивале тәмамланды

Табигый материаллардан ясалган арт-объектлар бүген «Кояшлы Ык» ял зонасын бизи.

Берничә атна дәвамында “Кояшлы Ык” ял зонасында күңелле ыгы-зыгы күзәтелде. Мөслимгә – халыкара лэнд- арт фестивалендә катнашу өчен архи­текторлар, дизайнерлар килде. 2019 елда ясалган арт-объектларны ма­турлау, реставрацияләү эшләре белән бергә Ык буенда яңа фигуралар да ка­лыкты. Фестивальдән соң табигый ма­териаллардан эшләнгән тагын 18 объ­ект барлыкка килде.

– Мөслимдә узган лэнд-арт фести­вале Россиянең һәм дөньяның төрле шәһәрләреннән килгән талантлы рәссамнар, дизайнерларны берләштерде. Фестиваль барышында барлыкка килгән сәнгать әсәрләре гаҗәеп матур! Осталарның һәрберсен җиңүче дип әйтергә була. Арт- киңлек кырларында ике дистәгә якын фи­гура пәйда булды, – диде район башлыгы Рамил Муллин, арт-объектларга бәя биреп.

Табигый материаллардан төрле форма­да ясалган фигуралар арасында тормыш үсентесе, әкәм-төкәм, йомгак белән энәләр, теләкләр рогаткасы, үзгәрешләр җиле, как­туслар, саксофон, готик фантазия, илһам эскәмиясе, колакчын һәм башкалар бар иде. Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән ачыкланды. Нәтиҗәдә “Колакчын” арт- объекты беренче урынны яулады. Икен­че урында – “Рогатка”, “Кактус” – өченче урында.

Фестивальне ябу тантанасында оста­лар һәм волонтерлар район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Чара район мәдәният йорты үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды.

– Бу фестивальне мин уникаль дияр идем. Лэнд-арт фестивале быел да үз юга­рылыгында узды. Хәзер һәркем, респу­бликадан китмичә, Себер арт-киңлегенең кәефен тоя аладыр. Лэнд-артның табигать өчен зарарсыз булуын билгеләп үтәргә кирәк. Табигый материаллардан ясал­ган скульптуралар өчен сәламәт агачлар кулланылмый. Иҗат өчен материаллар­ны – корыган ботакларны урманнан алып кайттык. Район хакимияте фестиваль өчен җиде КамАЗ табигый материал әзерләде. Башка шартларда бу чимал чүплеккә яки утынга китәр иде, – ди район массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе җитәкчесе Марат Байрханов.

Әлеге скульптуралар җил, яңгыр, кар һәм башка табигать күренешләренә күпмедер вакыт бирешми торсын өчен, аларны ясаганда металл каркаслар кул­ланылган.

– Ике атна дәвамында 17 команда өчен җан аттык. Объектларның берсен генә сай­лап алып мактамас идем, барысы да гаҗәеп талант ияләренең куллары белән туды­рылган әсәрләр. Бу матурлыкны алга таба да сакласак иде, – ди райондашыбыз Мо­ряк Йосыпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев