Үлем күрсәткечләре арткан
Узган атнада медицина хезмәткәрләре 2021 елдагы эшчәнлекләре буенча хисап тотты.
Koвид- 19 авыруы халыкның сәламәтлек торышына да, демография күрсәткечләренә дә тәэсир иткән. 2021 елда 66 бала дөньяга килгән, 430 райондашыбыз якты дөнья белән хушлашкан. (2020 елдагы күрсәткечләр: 111 бала һәм 370 кеше.) Шулай да үлемгә китергән сәбәпләрдән беренче өчлекне йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм онкологик авырулар били. Якты дөнья белән хушлашучылар арасында эш яшендәгеләр күп – 61 кеше. Яшьләрнең вакытыннан алда гүргә керүенә беренче чиратта төрле тән җәрәхәтләре һәм агуланулар сәбәп булган – 21 кеше.
– Эш яшендә вафат булучыларның күпчелеге – ир-атлар, – ди баш табиб. – Авыру сәбәпләрен начар гадәтләр тәэсире, дип карарга кирәк. 15 райондашыбыз – 45 яшь тә тулмаган килеш, 46 ир-ат 50 яшьтән соң вафат булган.
2021 елда өлкәннәр арасында киң таралган авырулардан сулыш алу органнары, җәрәхәтләр һәм агуланулар, азык эшкәртү органнары авырулары беренче өчлекне тәшкил итә. Балалар арасында да әлеге авырулар киң таралу алган. Авыруларны кисәтүдә, иртә срокларда ачыклауда диспансеризация ярдәм итә. Узган ел 4058 райондашыбыз диспансеризация үткән. 482 очракта, нормадан тайпылышлар булу сәбәпле, пациентлар диспансеризациянең икенче этабына җибәрелгән. Нәтиҗәдә 225 кешедә диагноз расланган.
Кадрлар белән тәэмин ителүгә килгәндә, районның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 272 кеше хезмәт куя, шуларның 44е – табиблар, урта медицина хезмәткәрләре – 160 кеше.
Район хастаханәсенең табиблар белән тәэмин ителеше 97,3 процентны тәшкил итә. Урта медицина хезмәткәрләре белән тәэмин ителеш – 93,6 процент. 17 табиб ике һәм күбрәк белгечлеккә ия.
Онкологик авырулар күп булу сәбәпле, Дамир Сөләйманов министр урынбасарыннан Мөслим хастаханәсен Яр Чаллы онкологик диспансерына беркетүне сорады. “Диспансер белгечләренең, елга берничә тапкыр район хастаханәсенә килеп, авыруларны кабул итүе дә отышлы булыр иде”, – диде ул.
– Мөслим хастаханәсе капиталь ремонтланган, заманча җиһазланган, табиблар белән тәэмин ителеш – югары, – диде ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов. – Тик үлүчеләр саны буенча Мөслим – лидерлар рәтендә. Начар эшлисез, димим, үлем сәбәпләрен участоклар бүленешендә карап, адекват анализ ясарга кирәк.
Район башлыгы Альберт Хуҗин районда Сәламәтлек бишьеллыгы игълан ителүен билгеләп үтте. Сәламәтлек бишьеллыгы биш юнәлешкә бүленгән. Сәламәтлек саклау юнәлешендә диспансеризация үткәрү, ФАПлар белән эшләү күздә тотыла. Физик культура, спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвешен алып бару – икенче юнәлеш. “Халыкка рухи тәрбия бирү дә сәламәтлеккә уңай тәэсир итә, – диде район башлыгы, мәдәният бүлеге эшчәнлегенә тукталып. – Яшь буынны кече яшьтән сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортка тарту мәгариф бүлегенә йөкләнгән. Өлкән буынның физик һәм социаль иминлеге Сәламәтлек бишьеллыгы программасында бишенче юнәлеш булып тора”.
Утырыш ахырында бертөркем медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. Сәламәтлек саклау өлкәсендә намуслы хезмәте өчен гомуми практика табибы Рамил Морзаханов РФ Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Фельдшер-лаборант Резеда Ганиева һәм терапия бүлеге табибы Камил Хәлиуллин ТР Сәламәтлек саклау министры Рәхмәтенә лаек булды. Катлаулы эпидемиологик чорда район халкының сәламәтлеген саклауга зур өлеш керткәне өчен “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов ТР Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хатын алды. Сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәтләре өчен табиб-рентгенолог Айрат Гобәйдуллин һәм шәфкать туташы Миләүшә Миннегалиевага – район башлыгының Мактау грамотасы, педиатр Алия Зәйдуллинага, табиб-дерматовенеролог Илгиз Латыйповка, акушер-гинеколог Рәйханә Әхкыямовага, шәфкать туташы Дилбәр Шабаевага, терапия һәм ашыгыч ярдәм бүлекләре коллективларына район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ультратавышлы диагностика табибы Әлфия Салихҗанова, акушерка Гөлназ Хәбибуллина, хастаханәнең әйдәүче бухгалтеры Алсу Хафизова район үзәк хастаханәсенең Мактау грамоталарына лаек булды.
Римма Афзалова.
Айрат Фазылов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев