Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үлем белән сату итәләр

Электрон тәмәкенең зыяны турында яшүсмерләр белми!

Наркотикларга каршы көрәш буенча район комиссиясе утырышы булды. Утырышта каралган төп мәсьәлә яшүсмерләрнең электрон тәмәке һәм снюслар куллануы турында иде. 
Электрон тәмәке һәм снюслар яшүсмерләр ара¬сында да тарала башлады. Малайлар, хәтта кызлар да төтен сөремендә “исереп” йөри. Кемдер: “Электрон тәмәке сәламәтлек өчен куркыныч түгел”, – дияр, ләкин табиблар башка фикердә. 
– Синтетик товар саналучы электрон тәмәкеләр зыянлы. Тиз арада кан¬га сеңүче мондый төр тәмәкенең тәэсире көчле. Электрон тәмәке тартканда агулы кайнар һава бүленеп чыгуын үсмерләр, күрәсең, белми. Шулай булмаса, бавыр һәм үпкәләргә зыян салучы тәмәкене алар бушка да алмаслар иде! – ди районның баш табибы Дамир Сөләйманов. 
“Балалар – безнең киләчәгебез” дип лаф орырга яратсак та, яшь буынны саклап калу өчен нишлибез соң?! Электрон сигарет сатуны тыючы закон әлегәчә юк. Электрон тәмәке тартучы никотинны күпме дозада кулла¬нуын аңлап җиткерми. Дозаны арттырганда, моның ахы¬ры бик аяныч тәмамланырга мөмкин. Нерв системасы параличы – электрон тәмәке тарту нәтиҗәсе, диләр таби¬блар. 
– Җирлегебездә нарколог хезмәтен Тәлгать Беши¬мов күрсәтә. Мөслим районы наркологик ярдәм күрсәтү буенча Яр Чаллы наркология диспансерына беркетелгән. Биредә стационар, медик-социаль һәм амбулатор реабилитация үткәрелә. Наркологта исәптә торучы пациентлар өчен дәвалану бушлай. Аноним дәваланырга да мөмкин. Бүгенге көндә районның нар¬кология кабинетында алкоголь һәм наркотиклар куллануга бәйлелек синдромы белән 117 кеше диспансер исәбендә тора, – ди халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Рәйханә Әхкыямова. 
Үсмер чорга бәйләп, алда торган имтиханнарны сәбәп итеп, кайбер әти- әни баласының кәефендәге үзгәрешләргә игътибар да итми. Ә кирәк! Үзәк нерв системасын ярсытып, электрон тәмәке кешенең характерын үзгәртә. Психоактив матдә куллану башта гадәткә керә, аннары, куллана торгач, бәйлелек барлыкка килә. Бу хроник авыруга әйләнгәндә инде соң була. 
– Алкоголь куллануга бәйлелек синдромы белән диспансер исәбендә тор¬ган 106 райондашыбызның 11е – хатын-кызлар. Наркотик (психотроп) матдәләр куллануга бәйлелек буенча диспансер исәбендә 10 кеше тора. 13 кеше билгесез наркотик матдәләр куллануга бәйле профилактик исәпкә куелган. Наркология кабинетында исәпкә алынган пациентларга билгеле бер чикләүләр дә кертелә. Исәпкә алу вакытында пациент транспорт белән идарә итә алмый, сакта тора алмый, корал белән бәйле эштә, кон¬вейерда, хәрәкәт итүче механизмнар белән эшли алмый, – ди районның баш табибы Дамир Сөләйманов. 
Кайбер әти-әниләр баласының электрон тәмәке куллануына каршы түгел. Шушы агуны улының туган көненә бүләк итүче әниләр дә бар икән! Снюсларның кибеттә сатылуы куркыныч! Өлкәннәр аны хушбуй, ислемай дип уйларга мөмкин. 
– Яшьләрнең башкалар кулланган әйберне татып карыйсы киләдер, күрәсең. Ләкин әти-әниләр аның за¬рары турында аңлатып, баласын бу бәйлелектән сакларга тиеш, – ди Ләйсән Мотыйгуллина. 
Соңгы арада яшьләр арасында кальян тарту гадәте дә барлыкка килде. Табиблар аның да психик бәйлелеккә китерергә сәләтле булуын искәртә. 
– Организмга кергән химик сыекчаның тормышка кайчан нокта куясын берәү дә белми. Бу хакта балаларга кечкенәдән үк аңлату мөһим. Без укучылар белән әлеге темага әңгәмәләрне еш үткәрәбез. Мөслим сәнгать мәктәбендә узган чарада рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Зилә Шәяхмәтова зарарлы гадәтләр турында презентация дә күрсәтте. Тәмәке тартуның һәм баш¬ка тыелган матдәләрнең сәламәтлеккә зыяны турында да сөйләнелде. Электрон тәмәке сәламәтлеккә зыян сала, моны һәр бала белеп торырга тиеш, – ди полиция подполковнигы Ришат Бәхтиев. 
Балаларны, яшүсмерләрне бу начар гадәттән саклап калу, профилактика максатыннан мәктәпкәчә һәм белем бирү учреждениеләрендә “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!” акциясе старт алды. Шул уңайдан “Мизгел” яшьләр үзәге белән берлектә Мөслим урта мәктәбенең һәм лицейның 6 сыйныф укучылары “Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз” исемле плакатлар ясады. Әлеге пла¬катлар наркотикларга каршы акцияләрдә һәм чараларда кулланылачак. 
Татарстан территориясендә “Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!” Бөтенроссия акциясе дә бара. Чараның төп максаты – җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торырга чакыру.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев