Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ландыштан – салат

Уңган хуҗабикәләр җәйге нигъмәтләрдән кышка салатлар, кайнатмалар ясыйлар. Райондашыбыз Ландыш Солтановадан бик тәмле салат рецепты тәкъдим итәбез. Кышка әзерләнгән “Тәмлүшкә” салаты дип атала ул.

Кирәкле ингредиентлар: 1 кг кәбестә, 1 кг кишер, 1 кг болгар борычы, 1 кг помидор, 1 кг кыяр, 1 кг суган, 5 чәй калагы тоз, 5 аш калагы шикәр комы, 200 мл сыек май, 200 мл 9 процентлы уксус.

Эш тәртибе: барлык яшелчәләрне дә саламлап турыйбыз. Туралган яшелчәләр өстенә сыек май, уксус, тоз, шикәр комын салып яхшылап болгатабыз һәм бер сәгатькә барысын бер савытка салып, өстен каплап “ял иттерәбез”. Бер сәгатьтән соң, газ өстенә пешерергә куябыз. Кайнап чыккач тагын10-15 минут пешерәбез.Салатны стерильләшкән банкаларга, кайнар килеш тутырабыз. Банкаларны әйләндереп куябыз да, суынганчы тотабыз! Кыш көне тәгәрәтеп пешерелгән бәрәңге янына да, макарон яисә карабодай, башка төр ризык янына да менә дигән гарнир булачак!

Тәмле булсын!!!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев