Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ландыш Солтановадан “Мадемуазель” салаты

Бик тәмле килеп чыга. Сез дә ясап карагыз әле!

Мөслимдә яшәүче Ландыш Солтанова “Мадемуазель” салаты тәкъдим итә:
– Салатсыз бер генә мәҗлес тә, бәйрәм дә үтмидер. Туган көннәр үткәрсәк тә, туй өстәленә дә салатның гадәти булмаганын ясарга тырышабыз. Безнең гаиләдә “Мадемуазель” салатын бик яратып ашыйлар. Ул тиз әзерләнүе белән аерылып тора. Әлеге салатны ясар өчен сыер яисә тавык ите кулланырга була. Мин үзем һәрвакыт сыер ите белән ясыйм. Салат өчен 400 грамм сыер ите, 3 помидор, 3 кыяр, уртача зурлыктагы бер татлы борыч, 2 баш суган, 2 тырнак сарымсак, 3 йомырка, 200 грамм сыр, укроп, петрушка, тәменчә тоз, борыч һәм майонез кирәк.
Ит белән йомырканы – шакмаклап, суган, кыяр, татлы борыч һәм помидорны – озынчалап, сарымсакны вак итеп турыйбыз. Сырны эре угычтан чыгарабыз. Тәменчә тоз, борыч салабыз. Барысын бергә тирән савытка салып, майонез белән болгатабыз. Кайберәүләр мондый салатны каймак белән дә болгата, алай да тәмле чыга. Салатның өстенә укроп һәм петрушка сибәбез. Бик тәмле килеп чыга. Сез дә ясап карагыз әле!

“Мөслим-информ” архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев