Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лаеклы картлык тәэмин итү өчен

2018 елдан Россиядә “Өлкәннәрне карау-тәрбияләү” исемле пилот проекты эшли башлады.

 

“Өлкәннәрне карау-тәрбияләү” исем­ле пилот проекты үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен тулысынча яисә өлешчә югалткан өлкән яшьтәге гражданнар­га һәм инвалидларга лаеклы картлык тәэмин итү максатында булдырылды.

Татарстан Республикасында озак вакыт тәрбияләү системасын кертү өч этапта бар­ды.

– Безнең районда әлеге система тулы­сынча 2021 елда кертелде. Система “Демо­графия” милли проектын гамәлгә ашы­ру кысаларында эшли һәм гаилә тәрбиясе, социаль хезмәт күрсәтү, медицина патро­нажына ярдәмне күздә тота. Мондый төр хезмәтләр нәтиҗәсендә, ни дәрәҗәдә авы­руына, симптомнарга һәм фаразларга ка­рамастан, өлкән кешенең тормыш сыйфа­ты яхшыра, – ди “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйләргә йөреп со­циаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Айгөл Гамирова.

Дисфункциянең башлангыч чорын­да өлкән кеше көнкүрешен үзе алып бара ала, туганнарының яисә социаль хезмәткәрләрнең вакытлыча яисә даими ярдәме белән яши. Әмма авыру көчәя, ә орга­низм көчсезләнә барган саен карау-тәрбиягә мохтаҗлык арта.

Организмның картаюы барышында бар­лыкка килүче хроник авырулар, җитди трав­малар булганда, операцияләрдән соң һәм авырудан соң реабилитация чорында, ин­валидлык, хәрәкәт мөмкинлекләре чикле булганда өлкәннәрне озак вакыт карау- тәрбияләү мөһим. Озак вакыт тәрбияләү буенча хезмәтләр күрсәткәндә эшне оешты­ру медицина оешмасы белән берлектә алып барыла. Озак вакытлы карау системасын үстерү кысаларында өйдә участок терапев­ты, фельдшер-акушерлык пункты фельдше­ры, шәфкать туташы тарафыннан патронаж тәэмин ителә.

Туганнар өчен махсус занятиеләр үткәрү – тәрбия мәктәбе – өлкәннәрне озак вакыт карау-тәрбияләү системасының мөһим юнәлеше. Өлкәннәрнең һәм инвалидларның туганнарын, социаль хезмәткәрләрне өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны тәрбияләү күнекмәләренә өйрәтү лекцияләр, консультацияләр, практик шөгыльләр ярдәмендә бара. Социаль хезмәткәр киткәннән соң тәрбияләү мәшәкате туганнар җилкәсенә төшә. Тәрбия мәктәбенең максаты – процедураларны дөрес итеп башкарырга өйрәтү. Дөрес итеп тәрбияләү тормыш сый­фатын яхшыртып кына калмый, организм­дагы процессларны уңай якка үзгәртә, төп авыруның клиник күренешләрен киметә.

– Авыру яисә картаю сәбәпле үз- үзләрен тәрбияләү һәм йөрү сәләтен югалт­кан өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнары, өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәләренең өлкәннәрне һәм инвалидларны караучы со­циаль хезмәткәрләре, аз хәрәкәтләнүче граж­даннар тәрбия мәктәбендә укый ала. Тәрбия мәктәбендә гомуми күнекмәләргә, җитди авыру кичергән кешенең сәламәтлеген контрольдә тоту ысулларына, өзлегүләрне кисәтүгә, дезинфекция, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү һәм контрольдә тоту ысулларына, социаль-психологик ярдәм формалары­на өйрәтәләр. Тәрбия мәктәбендә укырга теләүчеләр безгә мөрәҗәгать итә ала. Тәрбия мәктәбендә уку бушлай, – ди өйләргә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Айгөл Гамирова.

“Демография” милли проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларын­да 2019 елның сентябреннән авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне ме­дицина оешмаларына илтү оештырылган иде. 65 яшьтән өлкән беренче төркем ин­валидлар, хезмәткә тулысынча яисә чи­кле сәләтлеләрне медицина оешмаларына китергәндә гаиләләреннән, туганнарын­нан бер кеше яисә законлы вәкиле озатып йөри ала. Медицина оешмасына китерүнең максаты – вакцинация үткәрү яисә COVID-19 авыруыннан соң терелгән өлкәннәргә яисә инвалидларга диспансерлаштыру үткәрү.

Мөнирә Арсланова.

Айрат Фазылов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев